Балык Бистәсе 2нче мәктәбендә Тукай көненә багышланган чаралар узды
Апрель аенда мәктәпнең болай да җанлы тормышына үзенчәлекле төрлелек, милли төсмерләргә бай бизәкләр өсти торган бәйрәм бар. Ул- Тукай көннәре. Я айлык, я атналык булып үтә торган бу чаралар татар халкының бай мирасын таныту буенча зур роль уйнап кына калмыйча, сәләтле балаларны ачыклау, таныту, сәхнәдән курыкмаска өйрәтүгә дә хезмәт итә.
Телләрне укытуның язмышы хәл ителә торган бу елда мәктәптәге барлык милләт вәкилләре булган балаларның тырышып- тырышып Тукай шигырьләренә рәсемнәр ясавы, шигырьләр һәм җырлар өйрәнүен күрү күңелдә шатлык хисләре уятты. Мәктәп фоесында рәсемнәр һәм лэп-буклар урын алды. Аларны балалар бик кызыксынып атна буе өйрәнде. Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган дәресләр узды.
Эльвира Токранова,
Балык Бистәсе 2нче мәктәбенең
укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа