Балык Бистәсе “Бәләкәч” балалар бакчасында Әниләр көненә карата чара узган
Көзге салкын көннәрнең берсендә табигатькә яз китергәндәй, йөзләргә елмаю, күңелләргә нур өләшүче бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелә.
Әнкәй... Кадерләп, назлап әйтәбез бу сүзне. Күңелебездә булган бөтен рәхмәтне дә шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булган, безнең өчен шатланып, кайгылырыбызны уртаклашып яшәгән газиз әнкәйләребезне олылыйбыз.
Бала дөньяга килеп тәүге аваз салу белән әнисенең җылы куенын тоя, назлы тавышын ишетә. Шул коннән башлап ана баласы өчен яши башлый. Аның беренче авазын ишетә, тәүге адым атлавын куреп куана, баласының уңышларына сөенеп яши.
“Бәләкәч” балалар бакчасы хезмәткәрләре тарафыннан да әниләрне хөрмәтләү йөзеннән бәйрәм оештырылды. Нәниләребез яраткан әниләренә татар, рус һәм инглиз телләрендә җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, бию бүләк иттеләр.
Музыка җитәкчесе Гиниятова Диләрә Хәким кызы кунакларыбызны “Кем җитезрәк”, Нинди әкиятләр?”, “Мультфильмнарны беләсеңме?” “Осталыгыңны күрсәт” бәйгеләре аша сынап карады. Бәйгеләрдә дүрт команда катнашты. Катнашучылар “Иң интеллектуаль”, “Иң тату”, “Иң актив”, Иң куңелле” команда номинацияләрендә җиңү яуладылар. Җиңүчеләребезгә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Кадерле әниләребезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек теләп бәйрәмебезне төгәлләдек.
Җир йөзендәге һәрбер ана бәхетле, ә балалар әниле булсын иде дигән теләктә каласы килә.
Земфира Сәләхиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев