Балык Бистәсендәге “Йолдыз” балалар бакчасы үзенең беренче Туган көнен уздырды.
Мәгариф

Балык Бистәсендәге “Йолдыз” балалар бакчасы үзенең беренче Туган көнен уздырды.

Шушы көннәрдә Балык Бистәсендәге "Йолдыз" балалар бакчасы үзенең беренче Туган көнен уздырды. Бу көн балалар һәм ата-аналары өчен дә онытылмаслык булды. Бәйрәмчә киенгән балалар шарлар белән бизәлгән залга үттеләр.

Аларны ике клоун Веселинка һәм Игринка каршы алды. Уеннарсыз, бүләкләрсез бәйрәм буламы инде ул? Бу көнне дә нинди генә уенда катнашмады балалар. Клоуннар бер кыз һәм бер малайга күңел ачу ракетасын очыртырга тәкъдим иттеләр. Сабыйлар барысы бергә шатлыктан аяклар тыпырдатты, кул чапты һәм залны күңелле шат авазларга күмде. Бакчага йөрү ошыймы икән, дигән сорау кызыксындырды клоуннарны. Шуңа күрә балаларга алар хәйләкәр сораулар бирделәр. Тапкыр, дөрес җаваплар алдылар. Бакчаның туган көненә сабыйлар "Мин кояш ясыйм" исемле бию, зур баллы кәнфит, шарлар бүләк иттеләр. Шалтыратып зур тортка да заказ бирәселәр иде. Тик телефонга вирус кергән. Вирус-Противус телефонны гына ватып калмыйча, балаларның да хәтерен юкка чыгарырга уйлаган. Ярдәмгә Фиксиклар - Нолик һәм Симка килеп җитте. Тик аларның ярдәмчесе помогатор да энергиясен югалткан. Шуннан соң балалар Фиксикларны күңелле энергия белән дәваларга булдылар. Алар электр приборлары турындагы сорауларга дөрес җавап бирделәр, табышмак чиштеләр, биеделәр. Шулай итеп лампочкалар кабындылар. "Тортны үзебез дә ясый беләбез бит",-диде Симка. Тортны чәчәкләр белән бизәгәндә балаларның күзләрендә күпме очкын кабынды. Бәйрәмнең төп бүләге әзер дә булды. Ул матур, шул ук вакытта ялтырауыклы да килеп чыкты, чөнки гирляндалар белән бизәлде. Балалар шарлар тотып клоун һәм Фиксиклар белән фотога төштеләр.

Таңсылу Минһаҗева.


Нет комментариев