Балык Бистәсендәге "Бәләкәч"  балалар бакчасында янә бәйрәм
Мәгариф

Балык Бистәсендәге "Бәләкәч" балалар бакчасында янә бәйрәм

"Бәләкәч" балалар бакчасында «Папа, мама, я - спортивная семья!» дип аталган гаилә-спорт бәйрәме узды.

Алдынгы урыннар өчен өч кешедән торган һәр гаилә командасы дәгъва итә ала иде. Бәйгедә катнашырга өч гаилә ризалык белдерде. . Әхмәтшиннар гаиләсе «Куянчыклар» төркеменнән, Магизовлар «Смешарики»лардан , Гайнуллиннар гаиләсе «Аюлар" төркемен күрсәттеләр.

Бәйге башыннан ахырына чаклы төрле ярышлардан торып кызыклы оештырылган иде.

Нәтиҗәдә Гайнуллиннар гаиләсе беренче, ә Магизовлар һәм әхмәтшиннар икенче урынны бүлештеләр.


Нет комментариев