Балык Бистәсендә башлангыч сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды (фотолар)
Балык Бисәсе икенче номерлы мәктәбендә башлангыч сыйныфлары өчен соңгы кыңгырау бәйрәме булды.
Аларның барысы да мәктәпнең актлар залына җыелдылар. Мәктәп директоры Илдус Гаязов, укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Чулпан Нәбиуллина укучыларны бәйрәм белән котлады, җәйге ялларның күңелле үтүен теләделәр.
Укучылар ак күлмәк, мәктәп формасыннан киенгән. Кызлар ак бантлар таккан, ак күбәләк кебек матурлар. Иң беренче итеп бу уку елын бишле билгеләренә генә тәмамлаучыларны сәхнәгә чакырып котладылар, мактау кагәзәләре тапшырдылар. Араларында активитслар, төрле конкурс, бәйгеләрдә җиңү яулаучылар да күп икән. Аларга да диплом һәм грамоталар тапшырдылар.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев