Укытучылар иҗади халык. Алар кирәк булса җырчы-музыкант та, шагыйрь, рәссам да булалар. Бу кадәресен конференциягә әзерләнгән иҗат фестиваленнән дә күрергә мөмкин иде. Белем бирүдән тыш укучылар күңелендә матурлык уятучы районыбыз мөгаллимнәре тарафыннан район мәдәният йортында методик күргәзмә оештырылган. Һәм бу күркәм традиция берничә ел дәвам итә инде.
Мәдәният йорты каршындагы...
Укытучылар иҗади халык. Алар кирәк булса җырчы-музыкант та, шагыйрь, рәссам да булалар. Бу кадәресен конференциягә әзерләнгән иҗат фестиваленнән дә күрергә мөмкин иде. Белем бирүдән тыш укучылар күңелендә матурлык уятучы районыбыз мөгаллимнәре тарафыннан район мәдәният йортында методик күргәзмә оештырылган. Һәм бу күркәм традиция берничә ел дәвам итә инде.
Мәдәният йорты каршындагы "Иң яхшы күчерелмә клумбалар" күргәзмә-конкурсына күпләр соклангандыр. Экология елына багышланган әлеге күргәзмәдә чын табигый матурлык, гүзәллек чагыла. Аны тудыру өчен күңел байлыгыннан тыш, бар тырышлыкны, иҗади фантазияне дә эшкә җигү кирәктер. Биектаулыларның "Чишмәле алан"ы табигатьнең гүзәл бер почмагына әверелгән. Чәчәкләре, хәтта челтерәп агучы чишмә дә бар анда! Шулай ук Шомбыт, Балык Бистәсе гимназиясе, Түбән Тегермәнлек, Күки, Масловка, Шомырбаш мәктәпләре эше дә югары бәяләнде бу көнне.
-Барлык мәктәпләр дә тырышкан. Барысына да "5" ле куярлык. Әмма конкурс булгач урыннар да билгеләми булмый. Шуңа күрә без барысын да игътибар белән карап нәтиҗәләрне соңрак чыгарырга, бүләкләүләрне Укытучылар бәйрәмендә җиткерергә булдык,-ди район мәгариф бүлеге методисты Рузия Мөгыйнова.
Мәдәният йорты фойесында исә кунакларны балалар бакчасы коллективларының методик күргәзмәсе, аны оештыручылар каршылады. "Мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында этонокультура компонентын тормышка ашыру" методик күргәзмәсенә тәкъдим ителгән проект эшләренең һәммәсе дә диярлек районыбыз тарихына, эшчәнлегенә кагылышлы. Ә менә Олы Кульга авылының "Солнышко" балалар бакчасы тәрбиячеләренең иҗатлары авылларының юбилеена багышланган. Һәм гаҗәеп матурлык пәйда булган.
-Проект эшләренең һәркайсы үзенчәлекле. Биредә тәрбияченең үз кулы белән эшләнгән, дәрес-занятиеләрдә кулланыла торган пособие, брошюралары да урын алган,-ди методист Дания Сәйфетдинова. -Район үзәгенең «Мишутка», "Березка", Анатышның "Колосок" балалар бакчалары эше, шулай ук Масловканың "Ягодка" тәрбиячеләре иҗат иткән Сөембикә манарасына сокланырлык. Манараның һәр катында дәресләрдә кулланыла торган дидактик уеннар тезелгән,-ди ул, кыскача гына аңлатма биреп.
Мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз советы рәисе Вера Малакаева белән методист Рәфыйга Ихсанова исә мәгариф оешмаларының муниципаль инновацион мәйданчыклар кысаларындагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча "Август Иннофест" интерактив зонасы эше һәм методик күргәзмәсе белән танышалар.
-Конкурста барлыгы ун мәктәп: Олы Елга, Олы Мәшләк, Югары Тегермәнлек, Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе, Котлы Бөкәш, Шомбыт, Масловка, Яңа Арыш, Ямаш, Балык Бистәсе гимназиясе катнаштылар. Проектлар эшләнеше, эчтәлеге, бизәлеше ягыннан бәяләнәләр. Инновацион мәйданчыклар белән танышканда беренче чиратта әнә шулар күзгә ташлана,-ди Рәфыйга Ихсанова.
Биредә шулай ук өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларының эш тәҗрибәсен презентацияләү, нәфис-эстетик иҗат, "Россия сувенирлары", Россия укучылары хәрәкәте, юл хәрәкәте яшь инспекторлары, яшь армиячеләрнең эш тәҗрибәләре, фәнни-техник иҗат күргәзмәләре, спорт мәйданчыклары эше, Инстаграмм интерактив зона эше юнәлешләре буенча мастер-класслар да күрсәтелде. "ЭкоЯз" республика конкурсында җиңгән Олы Мәшләк, Котлы Бөкәш урта мәктәпләре һәм район үзәге "Березка" балалар бакчасының эш тәҗрибәсе презентацияләнде.
Август киңәшмәсенең күргәзмәләргә багышланган өлеше "Саубул, каникуллар" флеш-мобы һәм "Рапсодия" хореографик коллективы чыгышы белән төгәлләнде.
Пленар өлештә
кайнар булды
Район мәгариф системасы гомум рейтинг нәтиҗәләре буенча "кызыл зона"га эләгү сәбәпле пленар утырышта катнашучы югары даирә җитәкчеләр моның сәбәпләрен билгеләүне, нигезле диагноз куюны, киләчәккә максатларны билгеләүне алгы планга куеп чыгыш ясадылар. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйковның доклады күбрәк үзтәнкыйтькә корылган булса, район башлыгы Илһам Валеев, Татарстан мәгариф министрлыгы вәкиле, министрлыкның идарә начальнигы Тамара Федорова системаның эшчәнлеген чын тәнкыйть утына тоттылар.
- Кайбер мәктәпләрдә күрсәткечләрне үзләре теләгәнчә югарыга үзгәртеп, ясалма биеклекләргә ирешү, күзбуяучылык белән шөгыльләнәләр. Узган тикшерүләр күрсәткәнчә, мондый тупас хаталар Олы Елга, Олы Мәшләк, Күгәрчен, Ямаш мәктәпләренә хас булуы мәгълүм. Тиздән әлеге мәктәпләрдә өстәмә тикшерүләр үткәрәчәкбез, ут белән уйнамагыз. Ялган саннарыгыз кемгә кирәк диеп уйлыйсыз. Әлегә соң түгел, хаталарыгыз өстендә ныгытып эшләсәгез иде. Мине райондагы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү нәтиҗәләре нык борчый. Соңгы вакытта бу системага тотылган чыгымнар сизелерлек үсте, тәрбиячеләрнең хезмәт хакы 25 процентка артты. Отпускага китүчеләрне алыштыручыларга өстәмә түләнә башлады, татар теле өйрәтүче тәрбиячеләр өчен ставкалар булдырылды, музыка укытучыларының хезмәт хакы үсте. Ә сезнең район буенча нәтиҗәнең көткәнчә булмавы безне нык борчый. Төп сәбәбе - мөмкинлекләр тулысынча файдаланылмый. Һаман да элеккеге методлар белән эшләүне дәвам итәсез. Соңгы нәтиҗәдә, сез мәктәпләр өчен тиешле белемле балалар әзерләү белән йомшак шөгыльләнәсез. Шуңа күрә, алга таба яңа стандарт белән эшләүче балалар бакчаларының эш тәҗрибәсен өйрәнүне киң практикага кертергә кирәк. Республикакүләм рейтингта кызыл зонага эләгүегез бер дә килешә торган хәл түгел. Укытучылар, тәрбиячеләрнең соңгы уку елында Грантлар оту, конкурсларда катнашуга талпынып та карамавы шулай ук балыкбистәлеләрне бер дә бизәми. Югыйсә, алдагы елларда җиңүләрегез белән шатландыра алдыгыз бит. Педагогларның сыйфат ягыннан республика күрсәткеченә якынлаша төшүе сөенечле, билгеле. Тик нәтиҗәләргә килгәндә, ул акланырлык түгел әлегә. Балык Бистәсендә мөмкинлекләрнең зур булуын истә тотып, бу уку елында "кызыл зона"дан яшелгә күтәрелүегезне, уңышларыгыз белән күбрәк шатландыруыгызны өметләнеп калам, - диде Тамара Трофимовна.
Район башлыгы Илһам Валеев та чыгышында бик коры булды. Район мәгариф системасын артка сөйрәүчеләрне бармак белән төртеп күрсәтте, кайберләрен сәхнәгә күтәрде, икенчеләренә соңгы кисәтүләрен белдерде.
Ни генә булмасын, бар агы, бар карасы, дигәндәй, пленар киңәшмә азагында системаның лидерларын атап үттеләр, аларны сәхнәгә чакырып зурладылар.
Фәрвәз Каюмова,
Вазыйх Фатыйхов.
Нет комментариев