31 август 2017 яңалыклары
-
Фирдүс Тямаев: Бии-бии түбәдәге бөтен калайларны бөкләп бетердем
"Минзәлә районы Әтрәкле авылында кичке концерт булды. Сәхнә бәләкәй, тавыш җитмәде, халыкны күрәсе килгәч, аптырап түбәгә менеп җырладым. Бии-бии түбәдәге бөтен калайларны бөкләп бетердем, хуҗалык рәисе Радик абый: "Шушы яшемә җитеп, башымда биегәннәре юк иде", дип, көлде инде, дип сөйләде Фирдүс. lhttp://www.menzela.ru/component/k2/item/21002.html фото из соцсетей.
-
Республика көнендә Балык Бистәсе күгендә балкыган салют
-
Кайлардан гына Балык Бистәсенә килеп белем алмыйлар
Быел Балык Бистәсе агротехникумына 70 егет һәм кыз кабул ителде.
-
Балык Бистәсе элеваторына кемнәр икмәк ташый
Бүгенге көнгә Балык Бистәсе икмәк кабул итү комбинатына барысы 9 мең тонна икмәк килгән.
-
Дәүләт Думасына яңа уку елы башлану вакытын күчерү хакында закон проекты кертелде
Муниципаль берәмлекләргә уку елы башлану вакытын 1 сентябрьдән 1 октябрьгә күчерергә тәкъдим ителә. (Казан, 29 август, «Татар-информ»). РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына муниципаль берәмлекләргә уку елы башлану вакытын 1 сентябрьдән 1 октябрьгә күчерергә рөхсәт итү турындагы закон проектын керттеләр. Аны ЛДПР фракциясе депутатлары Михаил Дегтярев, Борис Чернышов һәм Вадим Деньгин...
-
Хатыны: “Бабаемны сезгә озакка калдырмыйм". Ире өч айдан бәрәңге базында ис тиеп үлгән
Түбән Кама районы Төзүчеләр бистәсендәге Үзәк урамында фаҗига булган. Шәхси йортта яшәүче 84 яшьлек ир-ат, бәрәңге саклау өчен урын бушатырга дип, базга төшә. Аңа кадәр пенсионер газ плитәсенә мал-туар өчен азык пешәргә куеп җибәргән була. Көйгән ризык исенә ир-атның кызы уянып китә, әтисен эзли башлый һәм аның гәүдәсен базда таба....
-
Ирем тәнемдә бер “тере” җир калдырмады, җенси яктан канәгатьләндермәгәнем өчен көн саен кыен “өстәп” торды
Иремә бик яратып кияүгә чыксам да, инде хәзер ничек аерылышырга белми яшәгән чакларым. Аның белән бер уку йортында укыдык. Лекцияләр арасында миңа игътибар күрсәтеп, гел янымда бөтерелде. Чибәр дә, акыллы да тоелган егеткә мин шундук гашыйк булдым. Йөреп киттек инде шуннан. Бер еллап йөрдек тә, өйләнештек. Югыйсә эшкә икебезне ике...
-
Карынымда ике бала иде. Малаем үлде, кызым исән калды: "Яшәр өчен туган бала ул"
Чаллы шәһәрендә яшәүче алты яшьлек Камилә Хәмидуллинага безнең ярдәм кирәк. Сабыйның чираттагы тернәкләндерү курсы 25 августка билгеләнгән. Әмма дәвалану бушлай түгел, бу көнгә 120 мең сум акча җыеп өлгерәсе бар. Әгәр тулы гаиләдә яшәсә, сабыйның әнисе кешедән ярдәм сорап та тормас иде. - Карынымда ике бала иде. Малаем үлде, кызым...
-
Кичер улым!.. Артур элмәккә менәр алдыннан, әнисе турында сораштыра башлады
Иренең: - Фәридә-ә-ә! - дигән үзәк өзгеч тавышына уянып китте хатын. Яткан урыныннан кисәк сикереп торган иде, башы әйләнеп, күз аллары караңгыланды. "Тәүлекнең кайсы вакыты соң бу?" дип буталып алды. Кай арада гына ятып торган иде, йоклап та киткән. Рәисе эштән төн уртасында гына кайта ләбаса, чөгендер кырында эшлиләр. -...
-
“Укытучы хәзер әти-әнидән курка”
Ниһаять, бүген республикада яшьләрне укытучылык эшенә җәлеп итү юлларын таптылар. Ай саен 15 мең сум стипендия белән кызыктыргач, вузларга теләк белән килүчеләр арткан. Андыйлар туган мәктәпләренә мәҗбүри кайтыр анысы. Тик бүген мәктәпләрдә мөгаллимнәр җитәме икән? Сарман районында укытучыларга кытлык юк. Мәгариф бүлеге башлыгы Әлфәт Сабиров әйтүенчә, хәзерге вакытта нибары Җәлил...
-
Армиядә кыйналган улына әнисе бөерен бирергә җыена (ВИДЕО)
Матбугат.ру редакциясенә баласы өчен бөерен бирергә җыенучы Зәмирә Әхмәтҗанова мөрәҗәгать итте. Гаилә Кыргызстаннан Татарстанга күченеп кайткан. Армиядә хезмәт иткәндә, аның улын кыйнаганнар. Хәзер исә 24 яшьлек егет авыр хәлдә. Атнасына берничә тапкыр гемодиализ сеансы белән генә яши. Гаилә барлык акчасын шуңа сарыф итә, Кыргызстандагы йортларын сатарга мәҗбүр булган. Егеткә бары...
-
Балык Бистәсенең Олы Солтан авыл халкы чишмәләрне чистартты
Шушы көннәрдә Олы Солтан авылында чишмэләрне инеш суларын тагын бер кат чистартып карап чыктылар. Бу эшкэ солтанлылар бик теләп кушылдылар.Бигьрәктә Нургазиз Зәйнуллин, Гаяз Яруллин, шулай ук мэдэният хезмәткәрләре, китапханә модире, укытучылар да узләренең көчләрен кызганмый эшләделәр.чишмәләрнең суларын,улакларын чистартып, инеш буйларыннан чүпләрне җыеп тәртипкә салдылар.hәр эштәдэ башлап йөрүче булып авыл рәисе...
-
31 август - Гарәфә көне. Аллаһы Тәгалә каршында бу көннең дәрәҗәсе, мәгънәсе ун мең көнгә бер булып исәпләнер
Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм: "Кем дә кем зөлхиҗҗә аеның ун төнен гамәл-гыйбадәттә үткәреп чыга икән, Аллаһы Тәгалә каршында нәкъ бер ел буена хаҗ һәм гомрә кылучы бәндәләр гыйбадәте шикелле исәпләнер, кем дә булса берәр көн ураза тотып чыкса, нәкъ бер ел буена Аллаһы Тәгалә каршында гыйбадәт кылган шикелле әҗерле булыр", -...
-
Балык Бистәсе район башлыгы Илһам Валеев котлавы
Район башлыгы Илһам Валеев мөселман кардәшләребезне Корбан гаете уңаеннан котлады. Котлау телеграммасында түбәндәге юллар бар:
-
Якташыбыз Илнур Фәйзрахмановның яңа эш урыны билгеле булды
"Яңа гасыр" телеканалының радио буенча генераль директор урынбасары һәм "Болгар радиосы" баш мөхәррире Илнур Фәйзрахмановның бу вазыйфалардан китүе турында язган идек. Әлеге хәлгә ел ярым вакыт узган. Бу аралыкта Илнур Фәйзияздан улы Татарстан Диния нәзарәте карамагындагы "Азан" интернет-радиосында баш мөхәррир булып эшләп алды. Һәм менә тагын яңа вазифага күчкән.