Мәгариф
Балык Бистәсе районында мәгариф өлкәсендә “Ел сыйныф җитәкчесе” конкурсы узды
Укытучы хезмәтендә яхшы сыйныф җитәкчесе булу дигән мөһим миссия бар. Кайберәүләр бу хезмәтне үзләренең эшчәнлекләрендә өстәмә йөкләмә кебек кабул итсәләр, икенчеләре аны төп юнәлеш итеп ала. Сыйныф җитәкчесе булуның җаваплылыгы гаять зур. Ул тыңгысыз, мавыктыргыч хезмәт һәм иҗади оештыру сәләтенә ия булуны таләп итә. Әмма ничек кенә авыр булмасын, ул...
Мәгариф өлкәсендә "Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсын уздыру соңгы елларда күркәм традиция рәвешен алды. Ул тәҗрибә уртаклашу белән беррәттән, перспективалы булган тәрбия алымнарын ачыклауны да күздә тота. 9-10 февраль көннәрендә Балык Бистәсе 2 нче мәктәп базасында "Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" республика конкурсы кысаларында, "Кеше тәрбиялә" профессиональ осталык бәйгесенең муниципаль этабы үткәрелү дә шуның бер агымы иде. Районыбыз мәктәпләренең кыю, талантлы, көчле укытучылары арасында барган әлеге конкурста 21 педагог катнашты.
(Тулы язманы газетадан укый аласыз)
Рузия Мөгыйнова,
район мәгариф бүлеге методисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев