Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе районы “Йолдыз” балалар бакчасында бөек Тукай коне!

Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп яз ае апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Нәк менә шул көндә, 26 апрельдә, "Йолдыз" балалар бакчасында зур, матур бәйрәм үтте.

Шушы матур кояшлы көндә без балаларны Г.Тукайның тормыш һәм иҗади юллары белән таныштырдык (Презентация күрсәтелде) . Балалар шагыйрьнен авыр балачагы, аның гүзәл табигатне яратуы турында белделәр. Кечкенәләр төркеменнән башлап , балалар безгә безне гомер буе озатып бара торган шигыйрьләрне башкардылар. "Безнен гаилә", "Гали белән кәҗә", "Туган авыл" һ.б шигыйрьләрне балалар татар һәм рус телендә дә сөйләделәр. Ә менә "Кызыклы шәкерт", "Шаян песи" һәм "Бала белән күбәләк" сәхнә әсәрләре итеп уйналды.

Әлбәттә, көтелгән кунаклар да килде - Шүрәле, Су анасы!Балалар алар белән шатланып, көлеп уеннар да уйнап алдылар. Су анасына алтын тарак табырга ярдәм иттеләр.

Ахырда Бөек шагыйрьгә багышланган шигырьләрне сөйләделәр һәм "Туган тел" җырын бөтенебез бергә басып җырладык!

"Сулар акса- ярлар калалар,

Яфрак коелса- ботаклары калалар.

Очкан кошның кала оясы

Кеше китсә- кала җыры"......

Алсу Ризаева,

"Йолдыз" балалар бакчасы татар теле тэрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев