Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе районы Биектау мәктәбендә Тукай бәйрәме (ФОТО)

Без - татарлар, туган телебез - татар теле.Татар теле тугач та,иң газиз кешеңнән ишетә башлаган,күп гасырлык тарихы булган , 7 миллион халык сөйләшкән,чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән , камилләшкән , теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган , иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән , сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән...

Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез , татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 131 ел тулуны билгеләп үттек. Бу бәйрәм якынлашкан саен ,Тукай безгә тагын да якыная , аның шәхесе , тарихтагы урыны безгә тагын да олырак , мәһабәтрәк булып күренә.

Тукайны искә алу бәйрәме - бер татар халкының гына түгел , бөтен тугандаш халыкларның әдәбият бәйрәменә , Ватаныбызның бөек улына халкының тирән ихтирамын , мәхәббәтен чагылдыра торган бәйрәмгә әйләнде . Шул уңайдан Биектау мәктәбе һәр ел саен бу бәйрәмне , ягъни татар теле һәм әдәбият атналыгын , зурлап билгеләп үтәбез.

Мәктәбебездә традициягә әверелгән "Китапчыклар яклау" бәйгесендә укучылар актив катнаштылар. Быелгы 2017 нче елгы Г.Тукай исемендәге мәктәп премиясе лауреаты дип, 10 нчы сыйныф укучысы Мөбәрәкҗанова Фирүзә "Батырлар онытылмый" китапчыгы өчен лаек булды.

Кич белән 6-7 сыйныф укучылары катнашлыгында Абдулла Әхмәтнең "Үги кыз"ын күрсәттеләр.Яшь артистларның чыгышы бик матур булды.

Икенче көнне "Без - Тукайлы халык" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үтте. Бу кичәдә дә безнең укучыларыбыз , бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары , сөекле шагыйребез Г.Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп башкардылар.Барлык укучылар да актив катнаштылар,шулай да 10 сыйныф укучысы Галимова Айсылу беренчелекне яулады.

Әлбәттә , мәктәбебездә төрле-төрле бәйгеләр , чаралар еш уздырыла.Менә бу чараны уздыруда "Шатлык" кибете хуҗасы Гарифуллина Зөләйха һәм шәхси эшмәкәр Бәдретдинов Гыйльметдин матди ярдәм иттеләр.Аларга укучылар һәм мәктәп коллективы исеменнән зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев