Балык Бистәсе Корноухово авылы мәктәбендә Туган тел көне уңаеннан чара үткәрелде
Корноухово авылы мәктәбендә "Бер моң ишетәм" дип исемләнгән күркәм чара булып узды.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм татар теле укутучысы Гүзәлия Бәдретдинованың уртак көчләре белән Халыкара туган тел көне уңаеннан әзерләнгән әлеге кичә оешкан төстә үтте. Инде икенче ел рәттән шулай зурлап, мәктәп күләм үткәрелеп килүче бәйрәмдә 2 - 9 нчы сыйныф укучылары, укытучылар катнашты. Быелгы чара якташ язучыларыбыз белән укучыларны якыннанрак таныштыру, аларның иҗатларына тукталуга юнәлдерелгән иде. Кичә барышында районыбызда яшәп, иҗат итеп ятучы шәхесләребезнең шигырьләре укылды, китапларына кыскача анализ ясалды. Шулай ук районыбыздан чыккан бөек, танылган шәхесләребез белән укучыларны презентация аша таныштыру аларны тагын да җанландырып җибәрде. Манзура Муминова үз туган теле - үзбәк телендә шигырь сөйләде. Укучылар һәр чыгышны зур кызыксыну белән тыңладылар. Кичә ахырында катнашучылар өчен әлеге чараны гомумиләштереп кызыклы викторина тәкъдим ителде. Викторина вакытында укучыларның һәр чыгышны игътибар белән тыңлап утырганнарын аңлау кыен түгел иде. Чөнки викторина сорауларына алар бераз икеләнеп булса да, дөрес җавап бирделәр. Урыс балаларының танылган татар шәхесләрен танып белүе шәхсән минем күңелдә горурлык хисләре уятты.
Корноухово авылы күпмилләтле авыл. Анда татар, рус, үзбәк, әрмән, чегән милләтеннән булган халыклар яши. Әлегәчә бер - беребезнең телен, гореф - гадәтләрен, бәйрәмнәрен хөрмәт итешеп яшибез. Алга таба да шулай булыр, диеп ышанып каласы килә.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,
Мәдәният йорты мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев