Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе гимназиясендә кошларга ярдәм оештырганнар

Балык Бистәсе гимназиясендә ел саен кошларга ярдәм кулы сузыла. Укучылар, ата-аналар ярдәме белән кышын җимлекләр эләбез, ә инде язын кош оялары. Бу гамәлебез традициягә әйләнде.

Укучылар бу чарада бик теләп катнашалар.Бу уку елында әлеге чараны 1,,в,, сыйныф укучылары, сыйныф житәкчеләре Сәгыйрова А. И белән беренчеләрдән башлап жибәрделәр. Арасында бик тә игътибарны җәлеп итә торганнары да бар. Алар чын күңелдән башкарылган. Бигрәк тә минем укучылар арасында гади генә ташландык материаллардан гаҗәеп итеп эшләнгән җимлеклэр ясаучылар да бар. Һәрбер узган чарада үзләренең чын күңелдән эшләнгән гаҗәеп материаллары белән дан калдыручы гаиләләрнең берсе Ренат белән Алсу Иксановлар гаиләсе. Калган ата-аналарым да бик теләп катнашалар. Бу гамәлләре бер яктан балага уңай тәрбия бирсә, икенче яктан без күпме кошның гомерен саклап калабыз. Элеп куйганнан соң мин һәр иртән укучыларым белән җимлекләргә җим салам. Алар моны бик теләп башкаралар, ә инде аннан нинди кошлар кемнең җимлегенә кунганын тәнәфес саен берсеннән-берсен уздырып гапләшеп күзәтәләр.
Айгөл Сәгыйрева,
Балык Бистәсе 1нче гимназиясенең
башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев