1 номерлы Балык Бистәсе гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Горшкованың соңгы еллардагы җиңүләрен саный китсәк, кулдагы бармаклар җитмәс.
Ул 2008 һәм узган уку елы йомгаклары буенча район буенча" Ел укытучысы" титулына лаек булган, 2012 елда "Безнең иң яхшы укытучы" Грантын үзенеке итә алган. Аның хезмәтен бәһаләп торучы төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары дистәгә якын. Шәкертләренең һәрдаим җиңүләр яулап килүе Роза Аркадьева өчен аеруча кадерле. «Укучыларымның җиңүләрен хезмәтемнең көзгесе итеп күрәм», - ди ул. Быел ул республикакүләм дәрәҗәле "Укытучы-остаз" Грантын отты. Роза Горшкова турында зарисовка- язмабыз белән газетабызның алдагы саннарының берсендә таныша алырсыз.
Нет комментариев