Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе балалар иҗат мәктәбе чыгарылыш укучылары "Син безгә бик кадерле " дип саубуллаштылар

Балык Бистәсендә Балалар иҗат мәктәбендә чыгарылыш кичшсе булып узды. Кызар һәм малайлар, яшьүсмерләр музыкаль, рәсем ясау, хореография һәм театр бүлекләрен тәмамлаганлыкларына таныклыклар алдылар. - Безнең мәктәбебездә белем алган укучылар креатив һәм аермалы. Башкалардан үзләренең яхшы үрнәкләре белән аерылып торып көндәлектә ныклап үз өстеңдә эшләп зур уңышларга ирешәләр. Ике мәктәптә бервакытта...

Балык Бистәсендә Балалар иҗат мәктәбендә чыгарылыш кичшсе булып узды. Кызар һәм малайлар, яшьүсмерләр музыкаль, рәсем ясау, хореография һәм театр бүлекләрен тәмамлаганлыкларына таныклыклар алдылар.

- Безнең мәктәбебездә белем алган укучылар креатив һәм аермалы. Башкалардан үзләренең яхшы үрнәкләре белән аерылып торып көндәлектә ныклап үз өстеңдә эшләп зур уңышларга ирешәләр. Ике мәктәптә бервакытта белем алу, шөгыльләнү өчен ихтыяр көче кирәк. Һәм сез шундый булдыгыз да. Сезнең бу уңышларыгызда әти-әниләрегезнең өлеше бик зур. Без бүген аларга бик рәхмәтлебез. Укытучыларыбыз сезнең балаларга үзләре белгән, булдыра алган барлык белемнәрне бирергә тырыштылар. Хәерле юл сезгә, балалар!- диде үз чыгышында мәктәп директоры Елена Фәсхетдинова.

Тулы язманы газетабыздан укый аласыз.

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев