Балык Бистәсе 1 нче гимназиясендә экология көне үткәрелде ( ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кичә Президентыбыз Рөстәм Миннеханов туган көнем диеп тормады Казан шәһәренең бер мәктәбендә Татарстанда экология һәм җәмәгать киңлекләре елы ачылуга багышлап экология дәресе уздырды. Ә бүген исә аның фәрманы белән шундый дәресләр барлык районнарда үткәрелделәр.
Безнең Балык Бистәсе 1нче гимназиясендә исә экологиягә тулы бер көнне багышладылар.Ул иртәдән үк хәзер модага кергән күңелле флэш моб белән башланып китте Укучылар көче белән табигатьне саклауга багышланган фотографияләр, рәсемнәр, кулдан ясалган әйберләр күргәзмәсе дә оештырылган иде.
8, 10 сыйныфларда аерым темаларга багышланган экологик дәресләр үткәрелде. Аларда муниципаль район башлыгы Илһам Валеев, Татарстан Республикасының хезмәт һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе начальнигы Илһам Сабиров катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
Бу кызыклы очрашуда күргәннәрем, ишеткәннәрем хакында тулырак газета битләрендә сөйләрмен.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев