Балалар мәхәббәте һәрвакыт саклап йөрер
Мәгариф

Балалар мәхәббәте һәрвакыт саклап йөрер

Язмам герое Тәгъзимә Сибгатуллинага югарыда саналган сыйфатлар хас.

Бөтен гомерен балаларга багышлаган ул. 20 елдан артык "Теремок" балалар бакчасында, 15 ел "Березка"да кече тәрбияче булып эшләгән.
Тәгъзимә Сибгатуллина Олы Елга авылында туып үсә. Авылдашы Тәлгатькә кияүгә чыга. Балык Бистәсенә күченеп килгәч, 80 елларда "Теремок" балалар бакчасында эшли. Ул чорда эш шартлары киеренке була инде. Хезмәткәрләр үзләре одеяллар тегәләр, утын, яшелчә әзерлиләр. Коллектив тату булгач, авырлыклар тоелмый да инде.
Һәр коллективта хезмәттәшләре бары тик җылы сүзләр белән генә характерлыйлар Тәгъзимә апаны. Балалар да бик яраталар үзен. Дистәләрчә ел эшләү дәверендә ул сабыйларны ярты сүздән аңларга өйрәнгән. Балаларга җылы сүзен дә кызганмый, иркәләп тә ала. Артык шаяннарын шелтәли дә әлбәттә.
- Тәгъзимә Габдулловна тәрбиячеләр, шәфкать туташы белән бергәләп балаларның сәламәтлеген ныгытуга зур игътибар бирәләр, балаларны көн тәртибенә, үз-үзләрен карарга өйрәтәләр,- ди "Березка" балалар бакчасы мөдире Розалия Габитова.
Тәгъзимә апа балаларны бик ярата. Нәниләр белән бергәлектә туган мәхәббәт дияр идем мин аны. Балаларның нянечкаларын көтеп алулары, аны кочаклап үбүләре шул җылылыкның бер өлеше. Алар аны үз әниләре кебек итеп кабул итәләр.
Тәгъзимә һәм Тәлгать Сибгатуллиннарның балалары Миләүшә белән Фәнис тату, үзара мәхәббәт хөкем сөргән гаиләдә үскәннәр. Кайгыртучан әти-әниләре аларны хезмәт сөючән, намуслы кешеләр итеп тәрбияләгәннәр. Икесе дә югары белем алганнар, тормышта үз урыннарын тапканнар.
Кызганычка каршы, Тәлгать абый моннан 4 ел элек вафат булган. Тәгъзимә апа аны һәрвакыт җылы хисләр белән искә ала.
-Тәлгать яхшы ир, үрнәк ата булды, мин аңа барысы өчен дә рәхмәтле,- ди ул.
Аның белән байтак сөйләшеп утырганнан соң, шактый күп авырлыклар күргәнен белдем. Әмма ул барысын да кичергән, түзгән. Хәзер һәр көнгә, балаларының бәхетенә куанып яши. Бу игелекле, кайгыртучан ханымга бары тик бәхет, иминлек телисе килә.
«Тәгъзимә Габдулловна! Сез балаларга ярдәм кирәк булганда алыштыргысыз тәрбияче. Сабыйларга бакчада уңай шартлар тудыру өчен барысын да эшләргә тырышасыз. Сез эш сөючән, яхшы күңелле кеше. Гел шундый булып калыгыз! Ә балалар мәхәббәте сезне һәрвакыт саклап йөрер!»
Гөлназ Нуриева.

Нет комментариев