Яңа каналның төп максаты - кече яшьтән балаларга татар телен өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру. Каналның аудиториясе - 14 яшькәчә балалар булачак. Балалар каналында мультфильмнар, кызыклы тапшырулар күрсәтеләчәк.
Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Төп таләп - тәкъдим ителгән исемнәр мәгълүматлы, кыска һәм истә кала торган булсын. Телеканалның исеме татар телендә булырга тиеш. Идеяләрне 2017 елның 8 гыйнварына кадәр
balalar-tv@mail.ru почтасына юлларга кирәк. 9-13 гыйнварда иң уңышлы биш тәкъдимне сайлап алып, "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы сайтында тавыш бирү оештырылачак.
Нет комментариев