Быел районыбыз җәмәгатьчелеге үзешчән композиторыбыз Фәтхрахман Әхмәдиевның тууына 85 ел тулуны билгеләп үтә.
Әлеге уңайдан районыбыз масштабында аңа багышланган мәдәни чаралар үткәрелә башлады. Шуларның берсе - шушы көннәрдә Котлы Бокәш мәдәният йортында узды. Биектау, Яңа Сала, Чаллыбаш авыллары үзешчәннәре берләшеп котлыбокәшлеләргә махсус концерт программасы белән килделәр.
Нет комментариев