- Җир йөзендә әнине югалтудан да авыр нәрсә була алмый, - дип елый Нурзадә. - Инде хәле яхшырды дигәндә генә бит... Инфаркт кичергәннең унберенче көнендә әнине югалттык... Иртән иртүк өйгә шалтыраткач, телефон трубкасын әти алды. "Хәле начараеп киттеме әллә?" - дип сорагач, "Әйе шул, "ашыгыч ярдәм" чакырттык. Бүген кайтырга тырыш инде син", - диде. Кичкә концерт та планлаштырылган иде. Бераздан: "Кызым, хәле бик авыр бит әле әниеңнең. Тиз генә кайтып җит инде син", - диде. Кайткач кына белдем, әти миңа шалтыратканда ук әни вафат булган инде. Әти, юлдагы кешене борчымыйм, дип кенә әйтмәгән. Әти белән әни 38 ел бергә гомер иттеләр.
8 ноябрьдә филармониядә җырчының концерты булырга тиеш.
- Сәхнәгә чыгып, ничек җырлаячагымны әлегә күз алдыма да китерә алмыйм. Әмма көне килеп җитте бит инде, билетлары сатылган. Куймыйча да булмаячак. Әни: "Кызым, концертыңа килеп, синең өчен сөенеп утырам әле", - дигән иде... Болай килеп чыгар дип кем уйлаган...
Чыганак: http://www.almet-rt.ru
Нет комментариев