Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык Бистәсе мәдәният йортында балалар өчен мультфильмнар күрсәтә башладылар.

Яңа ел бәйрәм көннәрендә балалар һәм мәктәп укучылары өчен дә төрле кызыклы чаралар каралган. Шушы көнәрдә генә район мәдәният йортында балалар өчен мультфильмнар күрсәтә башладылар. Программаны "Кар патшабикәсе" (Снежная королева) мультфильмы белән ачып җибәрделәр.

Әкиятне карарга әти- әниләре, әбиләре, дәү әниләре дә килгән. "Бүген шактый күп бала җыелды. Әбиләре оныкларын, апа-абыйлары сеңелләрен һәм энеләрен алып килгәннәр. Араларында өч-биш яшьлек сабыйлар, 6-8 сыйныф укучылары да бар. Барлыгы 120 дән артык абонемент алдылар. Минемчә, чара уңышлы башланып китте. Шулай дәвам итсен иде",-диде Лидия Давыдова.

Чарның беренче көнендә балаларны котларга Кыш бабай да килгән. Бергәләшеп "В лесу родилась елочка" җырын башкардылар. Бүген туган көнен билгеләп үтүчеләрне дә котлап үттеләр. Балалар шигырьләр дә сөйләделәр. Ә катнашучылар тәм-томга ия булдылар.

Биш көн дәвамында барачак мультфильмнар белән беррәттән табышмаклы уеннар, викторина, иң оста шигырь башкаручы бәйгеләре булачак, бәхетле билет уйнатылачак. Балаларның яллары күңелле үтәргә охшаган.

Әлеге чаралардан фотоларны иртәгә сайтыбыздан карый аласыз

Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев