- Артистлардан Алсу Әбелханова, Раяз Фасыйхов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илнар Сәйфиев, Рәсим Низамов килде. Аларга аеруча рәхмәтләремне җиткерәм. Барлык кунаклар да канәгать калды. Туй югары дәрәҗәдә узды дип уйлыйм, - дип сөйләде Илсаф Intertat.ru хәбәрчесенә. Яшьләргә бүләк итеп ике яктан 100әр мең сум акча салганнар.

Кияү - Руслан исемле, Казан егете, һөнәре буенча төзүче. Энҗегә - 24 яшь, ул ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында эшли, белеме буенча икътисадчы. "Кызымның җырчы булуын теләмәс идем, чөнки хатын-кыз өчен бу авыр хезмәт", - диде Илсаф. Яшь пар исә Казанда үз фатирларында яшәячәк.
Эльвира Шакирова
http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/47115
Нет комментариев