Бүген Балтач авылы мәдәният йортында укытучы Фәйрүзә Бадамшинаның " Авылым хәтеренең бер өлгесе" дип исемләнгән китабын тәкьдир итү кичәсе узды.Кичәгә авыл халкы- олысы-кечесе җыелган иде.
Залның тулы булуы, балтачлыларның әлеге кичәгә зурлап килүен авторга олы хөрмәт билгесе буларак кабул итү мәслихәттер. Кичә югары дәрәҗәдә һәм тамашачының активлыгы шартларында үтте. Расил Һәм Халидин Ахатовлар, Лилия Ризаева кебек популяр сәнгать осталарының катнашуы кичәгә икеләтә ямь өстәде. Бу хактагы тулырак язмабыз белән газетабызның киләсе саннарында таныша алырсыз.
Нет комментариев