Туган көнем бик күңелле, җанлы, җылы мохиттә узды. Үзебез дә, килгән кунаклар да канәгать калды, рәхәтләнеп күңел ачтык. Кунаклар арасында иҗатташ дусларым һәм остазым, Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина да бар иде. Кызганычка, Башкортстанда яшәүче әти-әниләр һәм туганнар килә алмады. Алар белән соңрак бәйрәм итәргә исәп, Алла теләсә, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Филүс Каһиров.



Ноябрь аенда Филүс Каһиров 30 яшьлек юбилее уңаеннан Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында классик әсәрләрдән торган концерт тәкъдим итәчәк. Шуны да әйтергә кирәк: март аенда Филүс һәм Эльмира 2,5 яшьлек уллары Айдарга иптәш алып кайтырга җыена. Каһировларны котлыйбыз, гаилә бәхете телибез!
Нет комментариев