Чит илләрне дә шаккатырып кайтты безнең балыкбистәлеләр
Мәдәният

Чит илләрне дә шаккатырып кайтты безнең балыкбистәлеләр

Район мәдәният йорты каршында оешкан «Возрождение» студиясе осталары Алабуга шәһәрендә үткән Рәсәйкүләм IX нче Спас ярминкәсендә катнаштылар.

Анда 170 шәһәр һәм 6 илдән килгән 900 оста чыгыш ясады. "Осталар шәһәре" бәйгесендә безнең район челтәр бәйләү осталары мастер-класс күрсәттеләр. Бу көнне Алабуга музеенда үткән түгәрәк өстәлгә безнекеләр дә чакыру алды. Музейга кул эшләрен бүләк итте алар. Ярминкәнең ябылу тантанасында «Возрождение» студиясе җитәкчесе Рәмзия Фәттахова диплом һәм Рәсәйкүләм IX нче Спас ярминкәсенең "Иң яхшы оста" бәйгесендә җиңү яулап, I премиягә лаек булды.

Нет комментариев