Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык Бистәсе төбәге биргән күренекле шәхесләр арасында Әхмәт Гадел дә билгеле үз урынын алып тора

"Нык безнең әдәбият. Аның җегәрендә Тукайлар, Җәлилләр,Туфаннар ныклыгы,"- дип язды С. Хәким. Халкыбыз бөек булган кебек, аның бай тарихлы әдәбияты бар. Балык Бистәсе төбәге күренекле шагыйрь-әдипләрне биргән төбәк. Шундый күренекле шәхесләр арасында, безнеңчә, Әхмәт Гадел дә билгеле үз урынын алып тора. Һәрбер талантлы шагыйрьнең үзе генә ачкан дөньясы һәм укучылар...

Шагыйрь, язучы-публицист Әхмәт Гадел (Әхмәт Мөхәммәтһади улы Гаязов) 1942 нче елның 2 февралендә Татарстанның Мамадыш төбәгендәге Ак Чишмә авылында туа. 1946 елда әтиләре сугыштан кайткач, гаиләсен Саба районындагы Әбде урман сәнәгате хуҗалыгына алып китә. Гомумән, Мөхәммәтһади агай , урман белгече буларак, бер урыннан икенче урынга күченеп йөрергә мәҗбүр ителә, һәм Әхмәткә кечкенәдән үк төрле мәктәпләрдә укырга туры килә. 1959 нчы елда Балык Бистәсе районындагы Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлап, соңыннан Лубян урман техникумында урман белгече дигән һөнәри белем ала. 1962 нче елда гаскәри хезмәткә чакырыла.

Ә.Гадел демобилизацияләнгәнннән соң туган якларына кайта һәм комсомол юлламасы белән Түбән Кама нефть-химия заводы төзелешенә эшкә китә. Аннары Балык Бистәсе районының Шомырбаш авылына кайтып балалар укыта. Соңыннан төрле төбәкләрдә хезмәт вазифалары башкара. 1973 нче елның башында ул гаиләсе белән Казанга килеп төпләнә,озак еллар газета редакцияләрендә , радио,телевидениедә, республика кинематографистларының дәүләт комитетында, Мәдәният министрлыгында эшли, берникадәр вакыт СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифасында гаять күләмле эш башкара.

Васикова Айсылу,

10нчы сыйныф укучысы

Кәбирова Раушания

Татарстанның атказанган укытучысы

Язманың тулысынча варианты белән газетабызның чираттагы саннарында таныша алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев