Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында яңартылган мәдәният йорты эшли башлады
Мәдәният

Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында яңартылган мәдәният йорты эшли башлады

Котлы Бөкәш районыбыздагы иң зур авыл җирлекләренең берсе. Кайчандыр район үзәге булган Котлы Бөкәштә социаль объектлар шактый җыела. Сүз дә юк, аларны төзек хәлдә тоту җиңел генә бирелми.Яңартулар, яңаларын торгызу таләп ителә.

Бу яктан бөкәшлеләрнең мактанырлыклары бар. Җирлеккә кергән дүрт авылда соңгы вакытларда шактый күләмле, халык ихтыяҗына туры килә торган эшләр башкарылды. Тәберде Чаллысы авылында иске мәдәният йорты сүтелеп, авыл китапханәсен дә үз эченә сыендырган 50 урынга исәпләнгән күпфункцияле үзәк салынды. Котлы Бөкәш, Тәберде Чаллысы, Мәмле Казаклар авылларында чишмәләр яңартылды. Хәлфә бабай чишмәсендәге колачлы яңарту эшләренең шаһитлары булдык. Хәзер биредә уңайлы ял итү урыннары, намаз укырга теләүчеләргә дога йорты, җиңел машиналар белән кереп су алу мөмкинлеге булдырылды. Менә ниһаять, күп еллардан бирле ремонт күрмәгән Котлы Бөкәш мәдәният йортында зур ремонтлау эшләре башкарылып, ул тамашачы өчен яңадан ишекләрен ачты. Тыштан да, эчтән дә күңел күзе төшәрлек булып яңарган бина. Ачу тантанасын тамаша кылырга килгән бөкәшлеләрнең шатлыгын аңларга мөмкин иде бу көн.
Вазыйх Фатыйхов.

Нет комментариев