" Татмедиа" җәмгыяте инде менә берничә ел рәттән үз канаты астындагы газета- журналларга язылучылар арасында бәйге оештырып килә. Шунысы куанычлы, соңгы елларда әлеге чарада катнашучы райондашларыбызның саны артканнан- арта бара. Соңгы бәйгедә безнең районнан җиде укучыбыз бәйгенең финал өлешенә дә үткән иделәр.
Дөрес,төп бүләк- телевизор Казан шәһәренә китте. Уфтанырга урын юк, әле алда безне яңа бәйгеләр көтә. Бәхет кояшы безнең урамда да балкыр әле дигән өметләрдә калыйк. Ә җәмгыять каршында нәшер ителүче 10 газета- журналга язылган Күгәрчен мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Тәнзилә Закировага кызыксындыру бүләге тапшырылды. Ул бу дәрәҗә бүләккә өченче тапкыр лаек булды инде.
- Бүләк өчен бик тә шатмын. Беренчедән, кәҗәсе түгел, мәҗәсе. Икенчедән, мин газета- журналларга бүләк өчен язылмыйм. Менә әлеге сәгатьләрдә дә иҗади түгәрәккә йөрүчеләр белән шул басмалардагы конкурсларны барлап, шунда катнашу нияе белән кайнап йөрибез.Алардан нык файда күрәбез,- диде ул.
Тәнзилә Закирова чираттагы газета- журналларга язылу чорында да матбугатка булган игьтибарын киметмәскә, шул ук чамада язылырга дип уйлап тора. Ул инде менә ничә дистә еллар дәвамында район газетасына карата да тугрылыгын саклап килә. Безнең белән бер сулышта яшәүгезгә безнең редакция коллективы да бик рәхмәтле сезгә!
Вазыйх Фатыйхов.
Нет комментариев