Балык Бистәсе районы Балыклы-Чүкәй китапханәсендә “Башваткыч” уены үткәрелде
Мәдәният

Балык Бистәсе районы Балыклы-Чүкәй китапханәсендә “Башваткыч” уены үткәрелде

Безнең Балыклы-Чүкәй китапханәсенә авылның хатын-кызларын кунакка чакырып "Башваткыч" уены үткәрдек. Барлыгы 23 кеше килгән иде. Катнашучылар үзләрен зирәклектә, тапкырлыкта сынадылар. Җиңүче итеп "Асыляър" клубы әгъзасы Гөлшат апа Билалова билгеләнде. Авыл җирлеге башлыгы Әлфия Нуртдинова һәркайсын бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды. Аннан соң җырлар, төрле уеннар белән кичәбезне дәвам иттек. Китаплардан...

Безнең Балыклы-Чүкәй китапханәсенә авылның хатын-кызларын кунакка чакырып "Башваткыч" уены үткәрдек. Барлыгы 23 кеше килгән иде. Катнашучылар үзләрен зирәклектә, тапкырлыкта сынадылар. Җиңүче итеп "Асыляър" клубы әгъзасы Гөлшат апа Билалова билгеләнде. Авыл җирлеге башлыгы Әлфия Нуртдинова һәркайсын бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды. Аннан соң җырлар, төрле уеннар белән кичәбезне дәвам иттек. Китаплардан күргәзмә дә оештырылды. Бәйрәм чәй табынында дәвам итте.

Индира Илалова,

китапханәче.


Нет комментариев