Балык Бистәсе район газетасында яшь кунаклар булды
Мәдәният

Балык Бистәсе район газетасында яшь кунаклар булды

Бүген Балык Бистәсе гимназиясенең 3 "Б" сыйныф укучылары " Авыл офыклары" редакциясендә кунакта булдылар

. Алар редакциянең эшчәнлеге белән якыннан т аныштылар. Газетаны макетлау процессын күзәттеләр. Журналистлар белән аралаштылар. Бу көнне редакциябезгә иҗади визит белән килгән якташыбыә, отставкадагы летчик- сынаучы Владимир Кулыгин белән дә күрешеп сөйләштеләр.Аннан бергәләп чәйләделәр, истәлеккә фотога төштеләр.Әлеге экскурсияне оештыруда мәктәпнең ата- аналар комитеты әгьзасы Люция Мингарипова белән Гүзәл Мөхәммәтҗанова башлап йөрделәр.


Нет комментариев