Балык Бистәсе десантчылары - «акчарлак»та кунакта (фотолар)
Мәдәният

Балык Бистәсе десантчылары - «акчарлак»та кунакта (фотолар)

Десантчылар көнендә флаглар белән бизәлгән биш машиналы колонна Балык Бистәсе урамнарын урап, Югары Тегермәнлек авылына юл тоттылар.

Солдатларның үзләренең бәйрәм көнендә "Акчарлак" приютында тәрбияләнүчеләргә кунакка барулары иде. Егетләр тельняшкаларда, башларында зәңгәр берет. Алар барысы да десант гаскәрләрендә хезмәт иткән. Әлеге төркем иң оператив һәм мобиль, ә үзләре нык, үткен. Хезмәт итеп кайткач та, бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр. Авыр тормышта яшәүчеләргә материаль яктан да булышлык күрсәтәләр. Күптән түгел генә безнең район десантчылары акча җыелып дуслары Юрий Курочкин һәм Сергей Бегуновка һәйкәл ясаттылар.
Бу елны "Акчарлак" приютында кунакта булырга уйлады алар, һәм дүрт велосипед бүләк итттеләр. Приютта аларның килүен түземсезлек белән көтеп торалар иде. Кечкенә яшьтәгеләрне ишегалдында җәймәгә утыртканнар, ә зурлар десантчы егетләрне каршы алдылар. Солдатлар һәр бала белән кул бирешеп күрештеләр, хәлләрен сораштылар. Аннан соң барысы да матур велосипедлар янына җыелдылар. Егетләр күчтәнәчкә берничәкарбыз һәм кавын да алып килгәннәр. Кызлар-егетләр велосипедларга утырып йөреп карадылар. Балаларның шатлык тулы күңелләре, елмаюлы йөзләре күңел кылларын нечкәртте бу көнне.
Балалар каршында Руслан чыгыш ясады. Бүгенге көн турында сөйләде. Барысын да бәйрәм белән котлады, саулык-сәламәтлек теләде. Балалар бертавыштан рәхмәт әйттеләр һәм өч тапкыр "Ура" дип кычкырдылар. Тәрбияләнүчеләр белән бергә олылыр да кунакларны шат күңел белән каршы алдылар. Приютның стационар бүлеге җитәкчесе Алсу Мөбәрәкшина десантчыларны бәйрәм белән котлады, балаларга игътибарлы булулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Балалар белән бергә приют директоры Илгизәр Шакиров, тәрбиячеләр Рузалия Гәйнуллина, шәфкать туташы Гөлсинә Мортазина да бар иде. Тәрбияләнүчеләрнең бер өлеше Мамадыш районында савыктыру лагерьларында ял итүләрен әйтте алар. Соңыннан барысы бергә фотога төштеләр.
Флаглы колонна кайтыр юлга кузгалды. Бу көнне десантчылар бакыйлыкка күчкән дусларының каберләрендә булды, аларның туганнарын бәйрәм белән котладылар.
Светлана Кутлина.
Автор фотолары.

Нет комментариев