Балык Бистәсе 2 нче мәктәбенең педагог-психологы - беренче бишлектә!
Мәдәният

Балык Бистәсе 2 нче мәктәбенең педагог-психологы - беренче бишлектә!

Белем дөньясында кайнаган район мәгариф бүлегенә әледән әле сөенечле яңалыклар килеп ирешә.

Фән олимпадаларында, спорт өлкәсендә юл ярган укучыларыбыз уңышы безгә яңа көч өсти, эшебезгә стимул бирә. Укытучылар арасында да уку елы барышында шактый гына бәйгеләр уздырыла. "Иң яхшы укытучы", "Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе" кебек конкурслар үзара тәҗрибә уртаклашу белән бергә, педагогик эшчәнлекне яктыртучы фактор да булып саналалар.
Узган атнада Казаннан янә шатлыклы хәбәр белән кайттык. "Иң яхшы педагог-психолог" конкурсында Балык Бистәсе 2 нче мәктәбеннән Әлфия Мөхәммәтҗанова призлы урынны алды һәм лауреат исемен яулады. Шунысын да әйтеп үтик, бәйге иң элек район күләмендә уздырылган иде. Анда беренче урынга лаек булган Әлфия Равил кызы 18 мартта Яңа Чишмә районынына үтәчәк сайлап алу турында катнашу хокукына ия булды. Һәм анда да республиканың сигез районыннан килгән конкурсантлар арасында янәдән үз биеклегендә-беренче урында калды.
28-29 март көннәрендә конкурсның җөмһүриятебез башкаласында узачак иң җаваплы, финал өлешенә әнә шундый җиңүле омтылышлары белән килде Әлфия Мөхәммәтҗанова. Республикакүләм бәйге, әлбәттә, иң җаваплысы. Монда инде белеме көчлеләр генә ярыша. Республиканың 15 районыннан һәм Казанның 4 мәктәбеннән килгән педагог-психологлар арасындагы бәйге дә гадәти булмады. Ачык дәрес, ата-аналар җыелышын үткәрү һәм катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлын (кейс) күрсәтү кебек биремнәр белемле булудан тыш тапкыр, җитез булуны да таләп итә. 19 педагог-психолог катнашындагы конкурста Әлфия Мөхәммәтҗанованың бишенче лаеклы урынга ия булуы үзе үк безнең өчен зур мәртәбә. Киләчәктә дә педагогларыбызга уңышлар, сөенечләр юлдаш булсын иде.
Энҗе Гыймадиева,
район мәгариф бүлегенең методист психологы.

педагогпсихолог беренче бишлек

Нет комментариев