Ришат бу фотоның 1998 яки 1999 елда төшерелгәнен әйтте. Фотода (сулдан уңга) Рамил Кадыйров, Фәнис Мортазин, Рәшит Мәксутов, Алмаз Шәрифуллин һәм Алсу Кадыйрова, Илмира Латыйпова.
Быел төркем оешуга 25 ел һәм шул уңайдан "Айфара" зур концерт программасы әзерли икән. Алмаз Шәрифуллин төркемнең әле дә популярлыгын югалтмавын әйтте: "Залның тулы булачагына ышанам. Әлеге күрсәткеч төркемнең күп еллар алып барылган эшчәнлеге, ирешкән уңышларының нәтиҗәсе диеп әйтер идем",- диде ул Intertat.ru хәбәрчесенә.
"Айфара" төркеме 1992 нче елның 30 апрелендә Биектау районы мәдәният бүлеге каршында оеша. Төркемнең беренче составында Айдар Минһаҗев, Фәнис Мортазин, Рәшит Максутов, Айдар Гыймадиев, Айрат Даутовлар чыгыш ясый.
25 ел эчендә әлеге исемнәр күп тапкыр алышынды: кемдер килде, кемдер китте. Хәзерге вакытта "Ялкын" журналы баш редакторы булган Айдар Гыймадиев әлеге елларны болай дип искә алды:
"Ул вакытта безнең эшли алачагыбыз, популярлашып китәчәгебезгә берәү дә ышанмады. Казан милли-мәдәни үзәгендә чыгыш ясый идек, дискотекалар оештырдык. Башта авыллардан килгән татар студентлары, соңрак шәһәр яшьләре дә килә башлады. Бик күп халык җыя идек".
Айфара 1992 елда. Сулдан уңга: Фәнис Мортазин, Айдар Гыймадиев, Айрат Даутов, Рәшит Мәксүтов.
http://intertat.ru
Фото из сайта.
Нет комментариев