Яңгырлары белән яз килә
Көн темасы

Яңгырлары белән яз килә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген, 10 мартта, республикада болытлы һава. Күпчелек районнарда явым төшем - кар, юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә.

Бүген юнәлеше көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка үзгәрүчән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Һава температурасы көндез 1-6 градуска кадәр җылы булачак. Юлларда - бозлавык һәм "кар боткасы".

Казанда да болытлы һава торышы саклана. Юеш кар һәм яңгыр явачак. Көндез һава температурасы 2-4 градус җылы булачак.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/42165-yaңgyirlaryi-belәn-yaz-kilә.html

Фото: http://bskltd.ru/newspaper/social/2013/09/26/5670565.shtml


Нет комментариев