Татарстанда – гарасат: җимереп атты (ФОТОЛАР)
Кичә табигать кабат кешелек дөньясынннан өстен һәм көчле булуын исбатлады - урыны белән купкан гарасат шактый зыян китерде. Көчле яңгыр аркасында Казанда, мәсәлән, урамнар су астында калды, көчле җил агачларны тамыры белән генә аударды, ә яшен сугып өр-яңа троллейбус сафтан чыкты.
Табигатьнең усал шаяруына каршы берәү дә көрәшә алмый. Бары тик андый вакытта якыннарыбыз исәнлеге өчен догада булсак иде. Шул ук вакытта зыян күрүчеләргә ярдәм итү дә кирәкле гамәл булуын истән чыгармыйк. Гарасат китергән зыяннан соң үз хуҗалыгын яңадан сафка бастыруның ничек кыен булуын авыр хәлдә калганнар үзләре генә беләдер.
Узган якшәмбедә Теләче районы Иске Җөри авылы халкы табигый бәла-каза салган зыян белән күзгә-күз очрашты. Гарасаттан соң төшерелгән фотоларыны тәкъдим итәбез.


.jpg)




http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/45672
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев