Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Илзирәнең ак юлы

Илзирә белән Җүәрия сыйныфташлар. Җае килеп чыкты да, беркөнне икәүдән-икәү, иркенләп үткән хатирәләрен барлап торганда, мин аларның шаһитләре булып алдым. ...Мәктәпне яңа гына тәмамлаган алты кыз фермага савымчылар булып килергә теләк белдерделәр. Ул елларда хуҗалыкны җитәкләгән Камил Нуретдиновның сөенечен аңларга кыен түгел иде. Ә нигә кызларга канат куймаска: ул аларга...

Илзирә белән Җүәрия сыйныфташлар. Җае килеп чыкты да, беркөнне икәүдән-икәү, иркенләп үткән хатирәләрен барлап торганда, мин аларның шаһитләре булып алдым.
...Мәктәпне яңа гына тәмамлаган алты кыз фермага савымчылар булып килергә теләк белдерделәр. Ул елларда хуҗалыкны җитәкләгән Камил Нуретдиновның сөенечен аңларга кыен түгел иде. Ә нигә кызларга канат куймаска: ул аларга комсомол-яшьләр звеносында эшләргә тәкъдим кылды. Әле класстагы теләктәшлек рухы да күңелләреннән китәргә өлгермәгән кызлар өчен бу очрак чыннан да бәхет кошын тоткандай мизгел бүләк итте. Хәтердә, барысы истә! Әнә алар үзара ярыша-ярыша сыер сава, беренче җиңүләр шатлыгын татый, район яшьләренең "Кызыл яулык" призын яулыйлар. Һәм араларыннан Илзирә хуҗалыкта гына түгел, район күләмендә бер-бер артлы яулаган җиңүләре белән сокландыра башлый. Җиңүләре?! Әйтергә генә ансат. Район сыер савучылары бәйгесенең әйдаманы булу өчен күпме "тоз" ашарга, күпме тир түгәргә кирәк?! Монда инде очраклык булганда да, ул бер генә тапкыр булырга мөмкин. Ә инде 14 ел рәттән "район чемпионы" исеменә лаек булган Илзирәнең уңышларын "очраклык" атамасы белән һич кенә дә бәйләп булмый.
Ул үзенең уңышларында хезмәт тәҗрибәсе булуын, аның елдан-ел камилләшә баруын, җитәкчелекнең алдынгы технологияләргә омтылышын, азык базасы муллыгын нигез итеп куя.
-Һәр һөнәрнең үз серләре, таләпләре, үзенчәлекле яклары бар. Бер-ике тапкыр гына эшеңдә җавапсызлыкка юл биреп кара, икенче көнеңдә үк ачы җимешен татыйсың. Эшеңне, малларыңны ярата белү кирәк. Болар һич кенә дә буш сүзләр түгел. Кайсын сыйлыйсың, кайсына назлап дәшәсең. Мал гына диеп карарга ярамый, кәефеңне дә сизә алар. Көтү яңартуга гомерем буе бик җитди карадым. Группамны таналар белән тоташ яңарткан чакларым да аз булмады,-ди Илзирә. Аның сөйләгән мизгелләрен күзәткәндә, очкынлана-очкынлана хезмәтенең тәмен бүлешкәндә, ихтыярсыздан: "Фанат син, Илзирә" дигәнеңне абайламыйча да каласың.
32 елдан артык сыерлар сава ул. Соңгы елларда район Сабантуе әләмен күтәрүче бу сөйкемле, бөтерчек кызның йөзен инде күпләр хәтеренә иңдергәндер. Президент кулыннан чәшке тун алу дисеңме, алдынгылар составында чит илләргә юл тотучымы, район башлыгының исемле призларын үзенеке итүчеме- ул Илзирә Габдрахманова! Группасындагы 30 сыерыннан тәүлегенә 600-700 шәр килограмм сөт савып алучы да-ул! Моның өстәвенә 30 еллык тормыш иптәше Фәнил белән йортларын муллыкта алып баручы да Илзирә бит! Өч савым сыерларыннан көненә 25-30 литр сөтне гаилә бюджетын тулыландыру өчен сатып баралар. Итлеккә дигән үгезләре дә җитәрлек утарларында. Чиләгенә күрә капкачы, дигәндәй, кайсы нинди сыйфатта булуын абайламасам да, Фәнил дә авылда бик уңганнардан санала икән. Алдагы елларда ул данлыклы механизатор исемен йөрткән мәлдә хуҗалык тарихына матур гамәлләре белән язылган булса, бүгенге көндә ул авылдашлары арасында кул остасы буларак абруйланып яши.
Бер булганнан бар да була, дигән халыкның хак әйтеменә бу гаилә мисалында тагын бер кат инанасың. Шәхси хуҗалыкларындагы тәртип, пөхтәлек, зәвыклы бакча бизәлеше күз уңын үзенә тартып ала. Ни генә үстермиләр: җиләкнең нинди генә төре юк, карбыз, винограды, яшелчәләрнең дистәләген төрен культуралы үстерергә дә вакыт таба ала алар. Тәрәз төпләрен 30 дан артык яран гөле бизи, бакчаларында кашкарыйлар, лилияләр үсә. Чәчәкләр дигәннән, Илзирә карамагындагы 30 сыерның исемнәре дә чәчәк атамаларыннан. Әйтергә кирәк, аның эше, хезмәт нәтиҗәләре, күңеле дә матурлыкка төбәлгән. Балаларына күчкән инсафлы буыннар дәвамлыгы да үзен нык сиздереп тора. Өч баланың берсен гаиләдән йолкып алган аяныч авыру, фаҗигале язмышы да булмаса икән?! Ата-ананың йөрәк ярасын еш сулкылдата улларының ачы хәсрәте.
-Бүгенге көнебез Ходайга шөкер яшибез. Бала кайгылары, туган-тумача хәсрәтләре күрергә язмасын берүк. Башкаларга да шуны телим,-ди Илзирә яшьләрен тыя алмыйча.
Хезмәттәшләре белән чын ихласта яшәүләре, булулары да үзен анык күрсәтеп тора. Балавыз сыккан Илзирәне юатырга Җүәриясе килеп тә җитте.
-Йә, кызый, җитте. Иртәгә район сәхнәсенә күтәреләсең бар. Анда елакларга урын тар,- дигән булып, ярымшаяртып Илзирә янына сыешты ул.
Аннан, өч дистәдән артык хезмәт юлында янәшә атлаган бу ике ханым сыерлар утарына юл алдылар. Елмаюдан нурланган йөзләр, култыклашып атлаудан тамган матур адымнарга сихерләнгән мәлдә: "Уңышлар сезгә кызлар, йолдызлар",- дигән теләкне аларга ияртеп җибәрә алдым кебек тоелды үземә.
Вазыйх Фатыйхов.
Олы Мәшләк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев