2 октябрь 2014 яңалыклары
-
Изге юлның кыйммәтле еллары
Сигезенче сыйныф имтиханнарын гел 5 ле билгеләренә тапшырган Нуриянең шатлыгы авыл урамнарына сыймаслык иде. Мәктәп белән өй арасын очып диярлек кайтты ул. Җәйге кояш нурлары да кыздан калышырга теләмәгәндәй, аңа ияреп өй түренә үтте. Йортның һәр почмагына яктылык белән бергә сөенеч чаткылары сибелде. Керә-керешкә өстәл янында кайнашкан әнисенең куенына атылды...
-
Сәнгать мәктәбенең якты йолдызлары
Районыбызның горурлыгы булган Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар иҗат мәктәбенең 44 еллык тарихы бар. 2006 елны аңа якташыбыз Тәберде-Чаллысы авылы егете, үзешчән композитор Фәтхерахман Әхмәдиев исеме бирелә. Биредә музыка (фортепиано, баян), сәнгать, хореография, театр бүлекләре эшләп килә. Яшәү дәверендә мәктәпне 500 дән артык укучы тәмамлаган. Сокланырлык сан түгелмени?! Тылсым белән, гүя, туа...
-
Бер үзенә күпме техника иярли ул
"Кама-Агро" хуҗалыгының алдынгы механизаторы Илһам Сабировның тракторда эшли башлавына 30 ел тулган. Күп тапкырлар "хуҗалык батыры" исеменә лаек булган. Быелгы урып-җыюда да хуҗалыкта җиңү яулаган ул. «КЗС-812» комбайны белән бер мең тоннадан артык ашлык суктырып алган. Әле монысы бер, хуҗалыкта бөртекле культураларны җыеп алу белән, комбайнын куеп «МТЗ-1221» тракторында кукуруз...
-
Илзирәнең ак юлы
Илзирә белән Җүәрия сыйныфташлар. Җае килеп чыкты да, беркөнне икәүдән-икәү, иркенләп үткән хатирәләрен барлап торганда, мин аларның шаһитләре булып алдым. ...Мәктәпне яңа гына тәмамлаган алты кыз фермага савымчылар булып килергә теләк белдерделәр. Ул елларда хуҗалыкны җитәкләгән Камил Нуретдиновның сөенечен аңларга кыен түгел иде. Ә нигә кызларга канат куймаска: ул аларга...
-
Бер йодрыкта, бердәм максатта
Без килгәндә "Кулон-Агро" хуҗалыгы белгечләре дә урып-җыю эшләреннән канәгать булуларын әйтеп, эшкә йомгак ясап, кыр эшләрендә җиңүчеләрне билгеләү белән мәшгуль иделәр. Алар уракта югары күрсәткечләр яулау гына түгел, комбайнчының үз хезмәтенә мөнәсәбәте, техникага сакчыл карашы, югалтуларга юл куелмавы һәм хезмәт дисциплинасын бозмауларын да искә алалар икән. Бер сүз белән әйткәндә,...