9 яшьлек малай кер юу машинасында үлгән
Фаҗигаләр

9 яшьлек малай кер юу машинасында үлгән

Фаҗига Камчатка өлкәсендә булган.

Камчатка өлкәсендә 9 яшьлек малай кер юу машинасында бикләнеп калып вафат булган. Әлеге факт буенча өлкәнең Тикшерү комитеты “Саксызлык буенча үтерү” маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан, дип яза “Московский комсомолец” сайты.
 
Фаҗига 4 декабрь көнне Камачатка өлкәсенең Елизовский районында килеп чыккан. Малай, кер юу машинасына кереп, ишекне эчтән бикләгән һәм ача алмыйча, тыны бетүдән үлгән. Аның тәнендә көйгән эзләр табылган - алары барабанның тешләре тиеп тору нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип фаразлыйлар.

2-3 ел элек тә малай кер юу машинасына кергән булган, тик ул вакытта үзлегеннән чыга алган. Ә бу юлы аның әтисе командировкада, әнисе эштә булган.

Бу хакта тулырак:intertat.tatar

фотоoblvoin.ru


Нет комментариев