Юл һәлакәтендә кеше гомере өзелгән
Фаҗигаләр

Юл һәлакәтендә кеше гомере өзелгән

Чистай районында кеше гомере өзелүгә китергән юл һәлакәте булган. «Татар-информ» агентлыгына бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр. Һәлакәт Чистай-Түбән Кама трассасының 39 км.да 3 март көнне иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә булган. "Рено Логан" һәм "Хендэ" йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машина...

Чистай районында кеше гомере өзелүгә китергән юл һәлакәте булган.
«Татар-информ» агентлыгына бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.
Һәлакәт Чистай-Түбән Кама трассасының 39 км.да 3 март көнне иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә булган. "Рено Логан" һәм "Хендэ" йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе һәлак булган. Шулай ук 28 яшьлек йөк машинасын йөртүче зыян күргән. Урынга килгән 67 номерлы янгын-сүндерү хезмәте хезмәткәрләре вафат булган ир-атның гәүдәсен машинадан чыгарган. Янгын чыгу куркынычы тудырган аккумуляторларны сүндереп куйган.

http://www.baltaci.ru
фото сайттан.

Нет комментариев