Татарстанның бер районында коточкыч җинаять кылынган
Фаҗигаләр

Татарстанның бер районында коточкыч җинаять кылынган

Узган ялларда Лениногорск районында башка сыймаслык хәл була. Ир белән хатын 17 се көнне бергә эчеп утыралар. Алар арасында ызгыш чыга. Ир өч баласы күз алдында хатынына пычак белән кадый.

Аннары үзе 4 нче кат тәрәзәсеннән сикерә.

31 яшьлек Эльмира А. күкрәк читлегенә кадалган пычак җәрәхәте белән хастаханәгә озатыла. Ире - 30 яшьлек Родион А. шулай ук хастаханәдә. Аның уң кулы һәм аягы сынган.

Өч сабый хәзер әбиләрендә яши. Эльмира А. үзе декрет ялында, ире төзелеш оешмасында эшли

http://matbugat.ru/news/?id=19171

фото Azerpress.info


Нет комментариев