Чаллы янында 55 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсен коеда тапканнар, ул Нократ Аланыннан кунакка килгән булган, дип хәбәр итә "Челнинские известия" газетасы. Әлеге хәл кичә кич "Энергетик" бакчачылык ширкәтендә булган.
Дачадагы кешеләрнең берсе күрше Подгорная урамындагы кишәрлеккә кереп, коеда хатын-кыз мәетенә юлыккан, дип яза "Татар-информ".
Әлеге хәлнең сәбәбе билгесез. Суд-медицина экспертизасы мәгълүматлары буенча, мәет суда бер сәгатьләп яткан.
http://matbugat.ru/news/?id=19245
фото интернет чыганаклардан алынды.
Нет комментариев