Шөпшә чагудан бер кешенең гомере өзелгән
Фаҗигаләр

Шөпшә чагудан бер кешенең гомере өзелгән

Чистай районында Кама елгасында бер балыкчы һәлак булган.

Аны шөпшә чаккан. 68 яшьлек ир-ат ярдан 80 километр читтә балык тоткан булган. Аның хәле начарланганлыгын күреп иптәше медицина ярдәме чакырган, ә үзе балыкчыны көймәдә ярга таба алып киткән. Әмма табиблар килеп җитеп аны караганда ул инде үлгән булган.

almet-rt.ru

Фотосы: boltai.com


Нет комментариев