Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Саба районында чит ил машинасын йөртүче һәм пассажир һәлакәткә юлыккан

Машина трассадан очып төшеп, кюветта әйләнгән.

Бүген 12 сәгать15 минутта бердәм 112 номеры диспетчерлык хезмәтенә Шәмәрдән - Иштуган автоюлында Олыяз авылы борылышында «Хендэ Солярис» машинасының кюветка әйләнеп төшүе турында хәбәр алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

4нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре санаулы минутларда һәлакәт урынына барып җиткәннәр. Алар анда әйләнеп төшкән машина һәм аның эчендә ике кеше барлыгын күргәннәр. Коткаручылар машина янып китмәсен дип аккумуляторын сүндергәннәр, кешеләргә машинадан чыгарга ярдәм иткәннәр.

37 яшьлек машина йөртүче һәм 41 яшьлек пассажирны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар. Медиклар ир-атларны төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән Шәмәрдән участок сырхауханәсенә илткәннәр.

Чыганак: tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев