М-7 трассасындагы фаҗига: Минзәлә театрындагы ике актрисаның гомере өзелде
Фаҗигаләр

М-7 трассасындагы фаҗига: Минзәлә театрындагы ике актрисаның гомере өзелде

Адаш актрисалар - Эльмира Гәрәева һәм Әхмәтханова бүген иртән Чаллыга барып кайтырга ниятлиләр. Рульдә Эльмира Әхмәтханова була. Иртәнге 7.35 сәгатьтә Усай авылы янында алар утырган "Лада Калина" "МАН" йөк машинасы белән бәрелешә. Актрисалар фаҗига булган урында ук һәлак була. Театрның директоры Роберт Шәймәрдәнов бу фаҗиганең коллектив өчен зур югалту булуын...

Адаш актрисалар - Эльмира Гәрәева һәм Әхмәтханова бүген иртән Чаллыга барып кайтырга ниятлиләр. Рульдә Эльмира Әхмәтханова була. Иртәнге 7.35 сәгатьтә Усай авылы янында алар утырган "Лада Калина" "МАН" йөк машинасы белән бәрелешә. Актрисалар фаҗига булган урында ук һәлак була.

Театрның директоры Роберт Шәймәрдәнов бу фаҗиганең коллектив өчен зур югалту булуын белдерде. Эльмира Әхмәтханова һәм Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Эльмира Гәрәева барлык спектакльләрендә дә уйнаганнар. Тамашачылар аларны "Түтиләр", "Каракүз" спектакльләрендәге рольләре өчен аеруча яраткан. Алар икесе дә шәһәрдәге барлык мәдәни чараларда актив катнашкан.

1975 елгы Эльмира Әхмәтханова тумышы белән Актаныш районы Иске Байсар авылыннан. Эльмира Гәрәева - Минзәлә районы Бикбулдан. Аның автомобильдә йөртү стажы 7 ел булган. Юл хәрәкәте инспекторлары белдерүенчә фаҗигагә тизлекне арттыру сәбәпче булган.

Актрисаларны озату 4 февраль көнне була дип хәбәр итә театрның рәсми сайты.

Эльмира Гәрәева

Эльмира Гәрәева кендек әбисе ролендә ("Ташкын" спектакле)

Эльмира Гәрәева Зоя ролендә ("Арбаның бишенче тәгәрмәче" спектакле)

Эльмира Әхмәтханова

Эльмира Әхмәтханова Зәкәтбану ролендә ("Каракүз" спектакле)

Эльмира Әхмәтханова Фатыйма ролендә ("Мөһәҗирләр" спектакле)

Чыганак: intertat.ru


Нет комментариев