Казанда яшәүче гаилә төнлә газдан агуланган
Фаҗигаләр

Казанда яшәүче гаилә төнлә газдан агуланган

Бу фаҗигага китергән сәбәпләр ачыклана.

Бүген төнлә Казанда дүрт кешедән торган гаилә көнкүреш газыннан агуланган, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Бу хәл Бондаренко урамындагы 17нче йортта була. Нәтиҗәдә, гаилә башлыгы - 43 яшьлек ир-ат, аның 36 яшьлек хатыны, 15 яшьлек улы һәм 5 яшьлек кызы хастаханәгә озатылган. Әнисе белән кызын Балалар республика клиник хастаханәсенә, әтисе белән малаен шәһәрнең 7нче хастаханәсенә яткырганнар.

Газ белән агулануга китергән сәбәпләр ачыклана.
Чыганак: tatar-inform

Нет комментариев