Башкортстандагы элекке хәрби частьтә шартлау нәтиҗәсендә каза күрүчеләр бар
Башкортстанның Иглин районы Урман авылы янында урнашкан элекке хәрби часть территориясендә шартлау булган. Бу хакта гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгының Башкортстан республикасы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 24 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатьтә хәрби частькә билгесез кешеләр керү нәтиҗәсендә шартлау булды. Тән җәрәхәтләре алучылар бар, диелә...
Башкортстанның Иглин районы Урман авылы янында урнашкан элекке хәрби часть территориясендә шартлау булган. Бу хакта гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгының Башкортстан республикасы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
24 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатьтә хәрби частькә билгесез кешеләр керү нәтиҗәсендә шартлау булды. Тән җәрәхәтләре алучылар бар, диелә хәбәрдә.
Фаҗига булган урынга составында барлыгы 19 техника булган төркем җибәрелгән.Тикшерү эшләре бара, каза күрүчеләр һәм фаҗига сәбәпләре әлегә хәбәр ителми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев