Балык Бистәсендә фаҗига арты фаҗига (фотолар)
Фаҗигаләр

Балык Бистәсендә фаҗига арты фаҗига (фотолар)

21 июльдә 19.00 сәгатьтә М-7-Шумково- Балык бистәсе автомобиль юлының 3 чакрымында КИА-РИО автомобиле белән идарә итүче Ш. Хутор авылы ягыннан чыкканда төп юлдан хәрәкәт итүче "Урал" автомобиленә юл бирми.

Бәрелешкәннән соң машиналар кюветка төшәләр. "Урал" электр линиясе баганасына да барып бәрелә. Нәтиҗәдә КИА хуҗасы фаҗига урынында ук һәлак була. "Урал" пассажиры- 3 сыйныф укучысының аягы җәрәхәтләнә. Ни кызганыч бала махсус креслога утыртылмаган була. Ә саклык каешы аны яраланудан саклап кала алмый инде.

Хәзер бу аварияләрне тикшерү бара. Кемнең, нинди дәрәҗәдә гаепле булуы шуннан соң гына ачыкланачак. Шунысы хак, юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмау иртәме- соңмы фаҗигаләргә илтә.

Илгиз Җамалиев.

Рәсемнәрдә: фаҗига нәтиҗәләре.


Нет комментариев