Кичә төнлә Мәскәү-Уфа автомобиль трассасының 910 чакрымында "Рено Меган" автомобилен йөртүче "юлның башка өлешенә күчәргә кирәклекне кисәтә торган" юл билгесенә игътибар итми, куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлекне сакламый һәм юлның ремонт эшләре бара торган өлешендәге туфрак өеменә барып бәрелә. Нәтиҗәдә, бер пассаҗир хатын-кызның беләге сына. Ә ике яшьлек баланың корсак...
Кичә төнлә Мәскәү-Уфа автомобиль трассасының 910 чакрымында "Рено Меган" автомобилен йөртүче "юлның башка өлешенә күчәргә кирәклекне кисәтә торган" юл билгесенә игътибар итми, куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлекне сакламый һәм юлның ремонт эшләре бара торган өлешендәге туфрак өеменә барып бәрелә.
Нәтиҗәдә, бер пассаҗир хатын-кызның беләге сына. Ә ике яшьлек баланың корсак өлешендәге йомшак тукымалары җиңелчә имгәнә. "Аларны җитдирәк җәрәхәтләрдән куркынычсызлык каешы һәм балалар креслосы саклаган,-диделәр юл фаҗигасенә чыккан ЮХИДИ инспекторлары.
фото
Нет комментариев