Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Сак булыгыз: Татарстанда наркотик сатуның 80 проценты интернет аша уза

Җинаятьчеләр мәгълүматны тапшыруда яшерен схемалар, яшерен урыннар, электрон түләү системаларын ешрак куллана башлаган.

Татарстанда наркотиклар сату очракларының 80 проценты интернет аша уза. Мәгълүмат тапшыруның яшерен схемаларын, яшерен урыннар, "кыстыргычлар", электрон түләү системаларын кулланып, тыелган матдәләр "интернет-кибетләр" аша тарала. Наркотикларны контактсыз сату схемалары шәһәрләрдә дә, авылларда да кулланыла һәм наркоҗинаятьләрне ачыклауда объектив кыенлыклар тудыра. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат очрашуында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе, полиция подполковнигы Вадим Костюнин әйтте.

"Контактсыз сату республиканың авылларында еш кулланыла. Эчке эшләр министрлыгы интернет челтәрен даими күзәтеп, тикшереп тора, сайтларны яба. Әмма наркодилерлар ябылган сайт аша эшчәнлек итәргә ысул таба, мәсәлән, аноним керү системасын кулланалар, бу система сайт туктатылганнан соң да эшләргә мөмкинлек бирә", - дип аңлатты ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

фото: n71.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев