Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Эшмәкәрлек

Өмет канатларында

Айгөл Галиева турында язарга алынуым очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Ул редакциябезгә килгән дә, белдерүен бирергә йөри икән. Коллегаларым биреләсе белдерүнең эчтәлегеннән икеләнгән хәлдә клиентны миңа адреслаганнар булып чыкты. Сөйләшеп киттек, яшь кенә ханым үзенең җомга көннәрендә пенсия яшендәгеләрнең чәчен бушлай алырга теләге барлыгы турында газетабыз аша искәртергә уйлаган икән....

Казан икътисад һәм хокук институтын тәмамлаган Теләче районы кызын язмыш безнең район белән бәйли. Ул үзенә әллә ни җылы урыннар дәгъваламыйча гына "Слобода" кафесына пешекче-кондитер булып эшкә урнаша. Көндезләрен биредә коллектив белән хезмәт куйса, төннәрен җитәкчелектән пирог- бәлешләр пешерү белән шөгыльләнү ризалыгы ала.
- Төрле чаклар булды, бер төндә генә дә 40-50 шәр пирог пешергәнне дә хәтерлим. Иң кыйммәте үз сатып алучыбызны таба алдык, - ди Айгөл. Бу сүзләрнең хаклыгын телдән генә булса да кафеның хуҗасы Лилия Токранова да имзалады.
Өйләгә кадәр кафеда эшләсә, көннең икенче яртысын психолог буларак "Акчарлак" приютында хезмәт куя ул. Эштән соңгы вакытларында туйлар, юбилейлар үтәсе залларны бизәү дизайны белән шөгыльләнә. Кыскасы, тәүлекнең һәр минут-сәгатен кадерләү - аның тормыш, яшәү шигаренә әйләнгән дисәк тә, хаклыкка туры киләдер. Шулай булмаса мондый мәшгульлектә ничек тәүлеккә сыешмак кирәк?!
Айгөлдә узган ел азагында фермер булу теләге уянган. Шумково авылында яшәүчеләрнең пай җирләрен сатып алып 24 гектарда үз җир мөлкәтен булдыра.
- Мин шундый тизлектәге кеше, куйган максатыма ирешмичә туктала белмим. Тиз генә җиләк-җимеш үстерү юнәлешендәге проект өстендә эшли башладым. Проектымны республикабызның Авыл хуҗалыгы министрлыгында хуплап кабул иттеләр һәм мин ярты ел дигәндә 1,5 миллион сумлык "Башлаучы фермер" Грантына ия булдым, - ди ул.
Акча булу бер нәрсә, аны максатчан тота белү икенче хикмәт. Алдагы мәлләрдә техника арендалап җирләрен эшкәртә. Бар эшләремдә ярдәмчем булсын дип, Сергей Крупинны хезмәттәшлек итәргә чакыра. Механизаторлык тәҗрибәсе булган Сергей тиздән фермерлык хуҗалыгында пәйда булган ЮМЗ тракторына утырып инде төп эшләрне үзе башкарырга алына. Хуҗалыкка берәм-берәм яңа дискатор, культиватор, сука кебек агрегатлар да кайта башлый. Янәшәдәге генә буадан су торбасы тартып су сиптерү җайланмасын да көйләп куялар. Шулай итеп алар яз башында ике гектарга 60 мең данә җир җиләге үсентеләре алып кайтып утырталар. Бу эшкә дистәләгән студентны да тарталар. Ыгы-зыгы, кәгазь боткасы утырту процессын бераз соңлатуга карамастан, беренче елны ук 500 килограммга якын җиләкне Казан базарларына чыгаралар. Берсе-берсе 45 әр грамм чамасы килә авырлыклары. Күп булмаса да, 120 мең сумга якын табыш кертәләр.
- Күптән түгел генә Лаеш, Яшел Үзән районнарындагы җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнүче фермерларда булып кайттым. Үзем өчен шактый кызык ачышлар ясадым, гамәлгә алырлык мисалларга тап булдым. Алар бүгенге көндә табыш белән эшлиләр. Киләсе еллардан мин дә табышка өмет итәм, - ди фермер.
Быел хуҗалыкта җир җиләге плантациясе янәшәсенә ике гектарда сарымсак утыртканнар. Барлык җирләрен эшкәртеп куйганнар.
- Үземнең перспектив план буенча барганда якын елларда бер генә сотый җирне дә буш калдырмаячакбыз. Быелгы җиләкләребез 5-6 шар яшь тармаклар, үсентеләр җибәрделәр. Аларны киләсе елда яңа мәйданнарга утыртачакбыз. Бер өлешен сатуга чыгарырга да исәпләп торабыз. Алар бит җәй әйләнәсе җиләк бирәләр, ә халык мондый сорт җиләкләргә аеруча кызыгып карый, - ди Айгөл. Ә алга таба планнары тагын да колачлырак, ул аларны әлегә публикага чыгармавымны сорады.
- Ничек өлгерәсең, акчалы ярдәмчеләрең бардыр. Бу кадәр эшләрне бер үзеңнең генә иңдә күтәрүне күзаллавы да кыен бит, - димен.
Җавабы кыска булды:
- Максат белән яшәгән, изге гамәлләр белән яшәгән хатын-кызга Ходай булышырмын дигән.Беркемем дә юк, һәр эштә үзем башлап йөрим. Кирәк- кирәкмәскә эшемә кысылганнарны гомумән дә хуп күрмим, - диде ул.
Ул әле дә буш вакытларында пирог-бәлешләр пешерү шөгылен дәвам иттерә икән. Танышлары, дуслары һәрдаим заказ гына биреп торалар икән. Аның пешерү осталыгын дәлилләүче мисаллар аз түгел. Ул әзерләгән торт узган елгы Сабантуй конкурсында икенче урынга ия булса, быелгысында пешергән өчпочмак формасындагы бәлеше өченче премиягә лаек булган.
- Белмим инде ни өчендер, формасы кызыктырамы, әллә тәме микән, заказлар агылып кына тора, - ди ул.
Кышкы вакытларда буш утырмау максатыннан Казанга барып парикмахер, миникюр һөнәрен дә үзләштереп кайткан. Инде үз клиентларын да табарга өлгергән.
- Тиздән хуҗалыкта эшләр кышкы тынлыкка югалачак. Ә мин "Гаилә" кибетенең икенче катында, бу кибет үзәктә урнашкан балалар бакчалары янәшәсендә, парикмахерлык эше белән шөгыльләнәчәкмен. Җомга көннәрендә пенсия яшендәгеләрнең чәчен бушлай алырга дигән теләгем бар. Килсеннәр, гамәлемне риясызлыкта, күңелем кушуы буенча, изгелек кыларга теләү уеннан башкарырга уйлыйм, - ди Айгөл.
Айгөл саубуллашыр алдыннан гына өстәлгә бер гөләп үзе иҗат иткән шигырьләрен куйды.
- Күңел халәтем, бәлкем бу юлларга да иңгәндер. Кирәк санасагыз, бастыра да аласыз, - диде ул.
Бер кечкенә генә буйлы ханымның канатлы максатларын, кыска гына вакыт аралыгында башкарган эшләрен янәдән күз алдымнан кичергән хәлдә: "Өмет канатларың сынмасын сеңлем, изге максатларда синең күңелең" - диеп, шигъри яңгырашта язмама нокта куям.
Вазыйх ФАТЫЙХОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев