Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшмәкәрлек

Балык Бистәсе кулланучылар җәмгыятенең бүгенгесе тотрыклы, киләчәге өметле (фотолар)

Күптән түгел республикабызның кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Быел Халыкара кооперация көне юбилей даталарына туры килүе белән истәлекле. Россия кооператив хәрәкәтенә 180 ел булса, Татарстан кулланучылар җәмгыятьләре оеша башлауга 100 ел тулды.

Безнең район кулланучылар җәмгыяте чагыштырмача яшьрәк әле. Аңа 1934 елда нигез салына. Шулай да бай тарихы, күркәм традицияләре бар. Ә иң мөһиме бүгенгесе тотрыклы, киләчәге өметле.
Өмет, дигәннән, аның чаткылары 2000 еллар башында тәмам банкротлык чигенә җиткән кулланучылар җәмгыяте дилбегәсе Раил Бариев кулына күчкәч күренә башлыйлар инде.. Яшь, энергиясе ташып торган җитәкче коллективның бердәмлеген саклап кала. Тынгысыз эзләнүләр аша базар икътисады тудырган проблемаларны чишү юлларын таба, җәмгыятнең икътисадый хәлен савыктыруга ирешә, эшчәнлек офыкларын киңәйтә. Кырыс көндәшлек шартларында сатып алучыларның ихтыяҗын өйрәнеп ассортиментны баету, хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру уңай нәтиҗәләрен бирә. Беренче елда ук товар әйләнеше- биш, икмәк, булка, кондитер әйберләр җитештерү- ике, хәзерләүләр күләме өч тапкырга арта. 2010 елларда инде товар әйләнеше күләме 15 миллион сумга җитә.
Мондый кискен алгарыш Татарстан кулланучылар союзы җитәкчеләренең игътибарыннан да читтә калмый әлбәттә. Уңай тәҗрибәне тарату максатыннан район кулланучылар җәмгыяте базасында хәзерләү һәм җитештерү эшчәнлегенә багышланган республика семинарлары үткәрелә.
Бүгенге көндә җәмгыятнең материаль-техник базасын ныгытуга, сәүдә, җитештерү, хәзерләү тармакларын заманча җиһазландыруга зур игътибар бирелә. 2006 елда район үзәгендә "Кайнар икмәк" кибете төзелеп файдалануга тапшырылды. Халыкның яраткан сәүдә үзәгенә әверелгән бу кибетнең уртача айлык товар әйләнеше 10 миллион сумнан артык. "Икмәк" кибете реконструкцияләнде, яңа җиһазлар куелды, чәй өстәле оештырылды. Бу кибетнең товар әйләнешен ике ярым тапкырга арттырырга мөмкинлек бирде.
Узган ел гына "Дуслык" ашханәсенә капиталь ремонт ясалды. Фасады, түбәсе ремонтланды,залының интерьеры яңартылды.
Соңгы елларда азык-төлек комбинаты бинасы һәм түбәсенә тулы капиталь ремонт ясалды, җиһазлары алыштырылды, яңартылды. Алкогольсез эчемлекләр чыгару линиясе реконструкцияләнде. Болар барсы да хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга, җитештерү нәтиҗәлелеген күтәрүгә, продукцянең сыйфатын яхшыртуга мөмкинлек бирде.
Бугенге көндә район кулланучылар җәмгыяте өч меңнән артык пайчыны берләштерә,55 торак пунктта 29 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Системада 200 гә якын кеше эшли.
Сәүдә-кулланучылар җәмгыятенең мөһим, әйдәп баручы тармагы булып тора. "Кама"ның сәүдә челтәрендә 55 кибет исәпләнә. Алар нигездә көндәлек ихтыяҗдагы товарлар сатыла. Район үзәгендәге алты кибетнең икесе промышленность товарлары белән сәүдә итәләр. Иң мөһиме базар шартларында да җәмгыять социаль юнәлештәге эшчәнлек алып бара. Район үзәгеннән еракта урнашкан кечкенә авылларга да барып товарларын, хезмәтләрен тәкъдим итәләр.
Кулланучылар җәмгыятендә җитештерүнең иң табышлы, перспектив тармак икәнен күптән аңлаганнар инде. шуңа да җитештерү предприятиесен туктаусыз модернизацияләргә тырышалар. Үз продукциясен җитештерү- кооператорларыбызның горурлыгы. Азык-төлек комбинаты 12 төрдәге икмәк -булка әйберләре чыгара. Көн саен уртача 2-2,2 тонна икмәк-булка, 200-250 килограмм кондитер әйберләре, аена 150 дал алкогольсез эчемлек җитештерелә. Ассортиментны баету өстендә дә даими кайгырталар. Күптән түгел "Тормыш" сортлы ипи пешерә башлаганнар.
Җәмгыять идарәсе хәзерләү тармагын үстерүгә зур игътибар бирә. Бу эшчәнлек бер яктан икътисадый әһәмияткә ия булса, икенчедән мөһим социаль функцияне үти. Авыл халкына шәхси ярдәмче хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияне реализацияләргә булыша. Узган ел хәзерләүләр әйләнеше 5 миллион сумны тәшкил иткән.
Җәмәгать туклануы тармагы да күтәрелештә. Ул өч җәмәгать туклануы ноктасын, кондитер һәм ярымфабрикантлар цехларын берләштерә. Агымдагы елда гомуми товар әйләнеше 11 миллион 300 мең сумга җиткән. Үзләрендә җитештерелгән продукция 8 миллион 500 мең сумлык сатылган.
Бу язманы газетага әзерләү барышында җәмгыятнең төрле тармакларында эшләүчеләр белән аралашырга туры килде. Алар бер тавыштан диярлек: «Әгәр Раил Нәгыймович булмаса безнең райпо башка районнардагы кебек таралып бетәр иде инде», диештеләр. Раил Бариев исә соңгы елларда ирешелгәннәрнең зур, бердәм коллективларының уртак уңышы булуын ассызыклады. Ул зур канәгатьлек белән «Кайнар икмәк» (җитәкчесе Илсөяр Нуретдинова), «Мясная лавка» ( Гөлфирә Мифтахова), «Икмәк» (Дания Сөнгатуллина),Олы Елга (Халидә Сибгатуллина), Иске Арыш (Гөлчәчәк Зыятдинова) кибетләре коллективларының, хәзерләүләр тармагы склад мөдире Татьяна Дементьеваны, автотранспортчылардан Александр Мозохинны, Габделбәр Сөнгатуллинны Гамил Камалиевны, Ильшат Нәбиуллинны мактап телгә алды. Сәүдә челтәрләре директорлары Рөстәм Назипов белән Нил Куликовның тынгысыз эшчәнлеген югары бәяләде.
Әйе, җәмгыятнең күп кырлы эшчәнлеге,тырыш хезмәтчәннәре белән танышкач, коллективның киләчәге өметле булуына тәмам инанасың. Биредә туктаусыз эзләнәләр, прогрессив технологияләр үзләштерүгә зур игътибар бирәләр.ү
Хөрмәтле кулланучылар җәмгыяте хезмәтчәннәре, пайчылар, кадерле ветераннарыбыз!
Сезне ихлас күңелемнән Халыкара кооперация көне белән котлыйм! Быел ул аеруча истәлекле. Татарстан кулланучылар җәмгыяте оешуга 100 ел тулды.
Без бүгенге кискен көндәшлек шартларында да үз позицияләребезне саклап кала алдык. Кибетләребез авыл халкын кирәкле көндәлек товарлар белән тәэмин итүдә уңышлы эшләп киләләр. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне хәзерләүдә дә нәтиҗәле күрсәткечләребез бар. Алга таба да күркәм традицияләрне саклап, тупланган тәҗрибәне баетып, сәүдәнең, җитештерүнең яңа ысулларын үзләштереп матур уңышларга ирешсәк иде.
Кулланучылар җәмгыятендә эшләүче барлык хезмәттәшләремә, ветераннарыбызга нык сәламәтлек, иминлек, муллык, бәхет-шатлыклар телим. Бергәләп хезмәттә яңа үрләр яулыйк. Ә бу күркәм юбилеебыз тагын да зуррак казанышлар башлангычы булсын!
Раил Бариев,
«Кама» кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе
Илгиз Җамалиев.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев